Туган як

Чүпнең дә «оя»сы булырга тиеш

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә муниципаль район советы депутатлары һәм иҗтимагый совет әгъзалары, табигатьне саклау объектларын карауны дәвам итеп, районыбыз авыл җирлекләрендә һәм Кама Аланы эшчеләр поселогында булдылар. Депутатлар әлеге чараны беренче булып Сухрау авыл җирлегендә каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен махсус казылган чокырны караудан башладылар. Анда, нигездә, пластик савытлар, пленка-полиэтилен калдык-лары,...

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә муниципаль район советы депутатлары һәм иҗтимагый совет әгъзалары, табигатьне саклау объектларын карауны дәвам итеп, районыбыз авыл җирлекләрендә һәм Кама Аланы эшчеләр поселогында булдылар.

Депутатлар әлеге чараны беренче булып Сухрау авыл җирлегендә каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен махсус казылган чокырны караудан башладылар. Анда, нигездә, пластик савытлар, пленка-полиэтилен калдык-лары, шифер ватыклары, кәгазь төргәкләре, көнкүреш техникасы детальләре һ.б. шундый әйберләр җыелган. Хәтта ботак-сатакларны да шушында алып килеп ташлаганнар. Кемдер: «Агач ботакларын кешеләр үз хуҗалыкларында яндырсалар да була инде», - дигән иде, Сухрау авыл җирлеге башлыгы Ришат Галимов, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү йөзеннән, аларны йорт тирәсендә яндырырга ярамаганлыгын әйтте.
Авыл җирлекләрендә шәһәрдәге кебек эре предприятиеләр юк. Терлекчелек фермаларыннан, иген игүдән зарарлы калдык-лар чыкмый кебек. Авыл кешесе гомер-бакый шундый эшләр белән шөгыльләнсә дә, табигатькә бернинди зыян салмаган. Шәхси хуҗалыкларда да абзар тутырып терлеген асраганнар, тиресен бакча туфрагына кертеп, менә дигән уңыш җыеп алганнар - моннан табигатькә зыян килмәгән.
Тик соңгы елларда органик булмаган химиянең нык алга китүе, андый чималдан җитештерелеп файдаланылган әйберләрне икенчел эшкәртүгә игътибар булмау бу мәсьәләдә вәзгыятьне тамырдан үзгәртте. Авыл кешеләре көнкүрешенә суда эреми, җирдә черми, зәһәр яна һәм икенчел эшкәртелүгә яраксыз әйберләр күпләп үтеп керде. Алар табигать белән берничек яраша алмый, бары тик зыян гына салырга мөмкин. Хәзер, кайбер авылларга килеп керсәң, урам тулы пластик шешә яки полиэтилен кисәкләре ауный. Авыл кешесе, үзенең хуҗалыгын чиста тоту өчен, андый калдыкларны читкә түгәргә тырыша, әлбәттә. Табигый чокырларга, ерганак-ларга - кыскасы, кем кайда булдыра, шунда чыгарып аудара. Яңгыр яуганда бу калдыклар елга-күлләргә эләгә, табигатькә зарар салына. Әнә шуңа да, соңгы вакытларда авыл җирлекләрендә чүп ташлау өчен махсус чокырлар булдыра башладылар.
Депутатлар Ширәмәттә чистарту корылмаларын һәм, шулай ук, каты көнкүреш калдыкларын җыю, үтилләштерү урыннарын карадылар. Чис-тарту корылмаларының хәле депутатларда бәхәсләр тудырды. Ул тиешле таләпләргә җавап бирердәй түгел икән. Дөрес, моны Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Павлов үзе дә кире какмады: «Бу безнең иң авырткан урыныбыз», - диде ул. Инде корылмаларга реконструкция ясау эшенә дә керешкән булганнар. Тик финанс мәсьәләсе, төрле инстанцияләр аша үтеп тә дөреслекне юллап таба алмау, бюрократия һ.б. эшкә киртә булган.
Югары Уратма авылындагы терлекчелек эшчәнлеге калдыкларын һәм каты көнкүреш калдыкларын җыю урыннарын карау да депутатларның бу көндәге эш графигына кертелгән иде. Алар белән Макаровка авыл җирлеге башлыгы Татьяна Ладнушкина таныштырды.
Ә менә, кечерәк авыллардан аермалы буларак, Кама Аланы шәһәр тибындагы эшчеләр поселогының табигатьне саклау объектларында проблемалар да шәһәрнекенә якын. Дөрес, монда каты көнкүреш калдык-ларын җыю урыннары да, чүп түгү урыны да, хуҗалык һәм көнкүреш максатларында куллану өчен елгадан су алу корылмалары да, су чис-тарту станциясе дә, канализация дә - барысы да бар, тел-теш тидерерлек түгел кебек. Тик алар бүгенге гигиена-санитария таләпләренә җавап бирердәйме икән? Су чистарту станциясен карагач, депутатлар һәм санэпидемстанция белгечләре арасында аеруча кискен бәхәсләр кузгалды. Су чистарту фильтрлары искергән, компонентлар тиешле стандартларга җавап бирми, ә аларны яңарту өчен күп акча кирәк...
Райондагы табигатьне сак-лау объектларын караганда, киңәшләр дә, тәкъдимнәр дә күп әйтелде. Тик бу чараның максаты кимчелекләрне күрсәтүгә генә кайтып калмасын, аларны хәл итү өчен дә файдасы булсын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: