Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Чүлдә яшәмәсәләр дә, суга интегәләр

Түбән Чаллы авылы халкы су булмаудан җәфалана.

Су я бөтенләй юк, я тутыклы гына килә. Кешеләр хакимияткә дә мөрәҗәгать итеп караган, ләкин нәтиҗәсе булмаган.


Роза Вәлиуллина суны чиләккә тутыргач, тутыгы утырсын өчен, берничә сәгать көтә икән. Ә кемдер пычрак суны эчәргә мәҗбүр. Кер юганда исә, эзе кала, диләр.


– Кемдер суны чишмәдән алып кайта, ләкин өлкәннәрнең моңа мөмкинлекләре юк, – ди Нурфия Мөхетдинова.
Бу хәл берничә ел дәвамында күзәтелә. Кешеләрне су белән тәэмин итү мәсьәләсе җәен дә, кышын да күзәтелә. Роза Хәлиуллина әйтүенчә, алар гаиләсе төнлә йокламый, чөнки су аларга шул вакытта гына килеп җитә икән. Тутыклы суны күбрәк җыеп калырга тырышалар.


Зарлангач, су башнясын төзәтәләртөзәтүен, ләкин берничә көннән барысы да кабат үз эзенә төшә. НТР хәбәрчеләре Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы белән элемтәгә кергән. Бәгъдәнур Илдарханов су трассасының искерүе һәм быел җәй авылда яңа скважина казылачагы турында хәбәр иткән. Бу максатка үзара салым программасы буенча 90 мең сумнан артык акча җыелган. Эшләр августта тәмамланыр дип көтелә.

Фото:https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев