Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Чөгендер – шикәр заводына, кукуруз – силоска

Түбән Кама районы авыл хезмәтчәннәре бөртекле һәм кузаклы-бөртекле культураларның уңышын тулысынча җыеп, амбарларга урнаштырдылар. Ләкин бу басу-кырларда эш бетте, дигән сүз түгел.

Хәзерге вакытта 8 мең гектарда уҗым культураларын (көзге арыш һәм бодай) чәчү төгәлләнде, киләсе ел уңышы өчен туфрак эшкәртү бара. Зәй шикәр заводы өчен шикәр чөгендере уңышын җыялар. 1550 гектар мәйданда үстерелгән татлы тамыразык 270 гектарда җыеп алынган. Октябрьдә бу эшне тулысынча төгәлләргә планлаштыралар.
Шулай ук бәрәңге алу дәвам итә. 223 гектардан 57се алынган иде. Уңыш гектардан 250 центнер чыга. Быел, гомумән, бәрәңге уңышы яхшы. 
Силоска кукуруз ура башладылар. Комбайннар кукуруз чәкәннәрен яфраклары белән бергә басуда ук ваклыйлар да, «КамАЗ»ларга төяп, силос базларына озаталар. Анда тыгызлап тутырылган силосны, кышын терлек азыгы итеп файдаланалар. Район буенча 50 мең тонна силос әзерләнергә тиеш. 9 мең тонна силос салынган инде. Хәзерге вакытта бер шартлы терлеккә 22 центнер азык берәмлеге туры килә.
Кишер, кәбестә, чөгендер уңышын җыя башладылар. Әле алда 300 гектарда – рапс, 1200 гектарда көнбагыш уңышын җыеп алу бурычы тора. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X