Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Челтерәп аксын чишмәләр

Төзүчеләр бистәсендәге кайчандыр тәмле суы белән дан казанган чишмә, бүген кызганыч хәлдә.

Карап, тәртипкә китереп тору­чы булмагач, бүген чишмә тирә- ягы сазлыкны хәтерләтә. Кайчан­дыр эчәр су чыганагы булган бу урынның, шулай ташландык хәлгә килүе кызганыч. Дөрес, чишмә үзе түбә белән капланган, аны әйләндереп алынган кирпечләре буяп та куелган. Бер бәла: суы юлга чыгып, асфальтны җимерә, тирә-якка агып ята. Кышкы салкыннарда бозга әйләнеп, машина йөртүчеләр өчен куркыныч тудыра. Бик тиздән аның суы янәшә төзелүче спорт мәйданчыгына да килеп җитәргә мөмкин. Бистәдә яшәүчеләр чишмә һәм аның тирәсенең шак­тый еллар каралмавы хакында бор­чыла.

Территориаль үзидарә советы председателе Наилә Афзалова бу мәсьәлә белән берничә мәртәбә торак-коммуналь хуҗалыгына мөрәҗәгать итүен, тик әлегә уңай чишелеш табылмавын җиткерде. Янәсе, бюджетта һаман акча таба алмыйлар.

Юлы бик еш шушы чишмә янын­нан үтүче Илшат Галиев:

– Элек эчәргә суны чишмәдән ала идек. Хәзер килүчеләр сирәгәйде. Суы юлдан агуы борчый инде. Ярый әлегә көннәр җылы, кыш көннәрендә юл өсте бозланса, юл һәлакәте булырга мөмкин. Чишмә юлын берәр ничек астан үткәрү җаен тапсалар яхшы булыр иде, – дип фикерләре белән уртаклашты.

Сүзне бу хакта башлаганбыз икән, аны дәвам итеп, шәһәрдәге баш­ка чишмәләрнең торышына да күз салып китик. Түбәнкамалылар шәһәрдә үзләре яратып йөри тор­ган Кызыл Чишмә бистәсендәге, Урман һәм Гагарин урамнары кисешкән чаттагыларын яхшы белә. Кызыл Чишмәдәгесе кара-лып, чистартылып тора. Икенчесенең дә тирә-ягын түбәнкамалылар өмә оештырып, җыештырып тора. Ә калганнары?.. Әйтик, Чәбия урамындагы чишмә, инде берничә ел ташландык хәлдә.

Болардан тыш та, шәһәр территориясендә берничә чишмә бу­лырга тиеш. Элекке Чәбия авылы урынындагы кизләүгә кайчандыр түбәнкамалылар яратып йөри иде. Бүген ул ни хәлдә икән?.. Спорт урамында урнашкан автосалон артындагы ерганакта да, Мен­делеев урамындагы «Автомоби­лист» гаражлары янында да та­гын чишмәләр бар иде. Тик алар хакында бары өлкән яшьтәге түбәнкамалылар гына хәтерлидер.

Шәһәр елдан-ел төзекләнә, матур­лана. Түбәнкамалыларның да яшәү шартлары яхшыра. Күбесе хәзер фатирларында су чистарту фильтрлары урнаштыра. Шунлыктан ха­лык яратып йөргән чишмәләргә сукмак суына, алар әкренләп күз угыннан төшеп кала, ташландык­ка әйләнә. Шәһәрдәге барлык чишмәләр исәпкә алынып, алар тирәсе каралып, төзекләндереп ку­елса, яхшы бит? Әнә кечкенә генә Җәлил бистәсе тирә-ягындагы бар чишмәләр нефтьчеләр тарафын­нан каралып, чистартылып тора. Яныннан ял итүчеләр дә өзелми. Берничә эре сәнәгать предприя­тиесе булган Түбән Кама да моны булдыра алыр иде.

Илһамия Гаффарова

В.Моратова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев