Туган як

Чәчүгә чыктылар

Уңайлы һава торышы, явым-төшемнәр булмау, көннәрнең җылынып китүе нәтиҗәсендә, туфрак кипшерде. Ниһаять, атна башыннан хуҗалыклар язгы чәчүгә дә керештеләр. Беренчеләрдән булып «Бәхетле-Агро» җәмгыяте һәм фермер хужалыкларының кайберләре арпа чәчә башладылар. Хәзерге вакытта барлык эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм игенчелек белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыклары сабан культураларын чәчүгә ныклап керештеләр. Район буенча...

Уңайлы һава торышы, явым-төшемнәр булмау, көннәрнең җылынып китүе нәтиҗәсендә, туфрак кипшерде. Ниһаять, атна башыннан хуҗалыклар язгы чәчүгә дә керештеләр. Беренчеләрдән булып «Бәхетле-Агро» җәмгыяте һәм фермер хужалыкларының кайберләре арпа чәчә башладылар.
Хәзерге вакытта барлык эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм игенчелек белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыклары сабан культураларын чәчүгә ныклап керештеләр. Район буенча гомуми 32700 гектарда башкарылырга тиешле бу эшнең 10 проценты үтәлгән. Муниципаль район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән Кичә иртән алынган мәгълүматлар буенча, барлыгы 3200 гектарда сабан культуралары, аерым алганда, 2500 гектарда - арпа, 400 гектарда - язгы бодай, 200 гектарда - солы, 100 гектарда катнаш азык чәчелгән.
Шул ук вакытта, хужалыкларда күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыру һәм тырмалау эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта район күләмендә күпьеллык үләннәрнең 80 проценты, уҗымнарның 85 проценты тамырдан тукландырылган. Тырмалау буенча да эшләр ахырына якынлаша: күпьеллык үләннәрнең 84 проценты, уҗымнарның 64 проценты тырмаланган. Инде "Нефтехимагропром" җәмгыятенә ияреп, "Прикамский"да һәм кайбер фермер хуҗалыкларында да тамырдан тукландыру һәм тырмалау эшләрен төгәлләгәннәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: