Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Чәчү техникасын тикшерделәр

«Язның бер көне ел туйдыра» диләр халыкта. Язгы чәчүгә ишарә ителгән әлеге гыйбарәнең мәгънәсе бик киң. Чәчү кампаниясе уңышлы булса, чыннан да, табыннарыбыз ел буе икмәктән өзелмәс. Ә чәчүнең уңышлы баруына игенчеләрнең тырышлыгы да, техниканың әзерлек дәрәҗәсе дә, чәчү өчен орлыкларның җитешле һәм сыйфатлы булуы да уңай йогынты ясый.

Бу атна башында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләреннән һәм җирле авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләреннән торган комиссия Түбән Кама муниципаль район хуҗалыкларында чәчүгә әзерлекнең торышын тикшереп, бәяләде. Алар техника паркын һәм ашлык саклау урыннарын карадылар, механизаторлар  белән сөйләштеләр.
Быел район буенча гомуми 51 мең гектар чәчү мәйданы билгеләнгән. Шуларның 23 меңенә – бөртекле культура, тагын шуның кадәренә азык культуралары чәчеләчәк. Калган сөрү җирләре рапс, соя, көнбагыш, шикәр чөгендере, рыжик һәм горчица үстерү өчен файдаланылачак. 213 гектар мәйданда бәрәңге һәм башка яшелчәләр үстереләчәк.
Барлык шушындый чәчү эшләрен башкару өчен  кырларга ике йөздән артык трактор, иллеләп чәчкеч чыгарылачак. Быел, Түбән Кама территориясендә булган биш авыл хуҗалыгы берләшмәсенең берсендә Германиядә җитештерелгән берничә куәтле трактор да сатып алганнар.
Язгы кыр эшләре түбәндәге схема буенча башкарыла: башта чәчүлекләрне тукландыралар һәм тырмалыйлар, шуның белән бергә орлыкларны (бу сезонда аларның күләме – 2,5 мең тонна) зарарланудан саклау чаралары уздыралар һәм аннан соң чәчү процессы башлана. Бу эшләр берничә атна дәвам итә, май башында, гадәттә, төп эшләр тәмамлана.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев