Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Чәчү - көнүзәк мәсьәлә

30 апрельдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Түбән Камага килеп, язгы чәчүнең барышы белән таныштылар. Муниципаль район башлыгы Айдар Метшин: «Барлык чәчелергә тиешле мәйданның 53 процентына культуралар чәчелде инде. Агрегатлар көчәйтелгән режимда эшли. Чәчү 9 майга тәмамланачак», - диде. Җитәкчеләр, шулай ук, гаилә фермаларын...

30 апрельдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Түбән Камага килеп, язгы чәчүнең барышы белән таныштылар.

Муниципаль район башлыгы Айдар Метшин: «Барлык чәчелергә тиешле мәйданның 53 процентына культуралар чәчелде инде. Агрегатлар көчәйтелгән режимда эшли. Чәчү 9 майга тәмамланачак», - диде.
Җитәкчеләр, шулай ук, гаилә фермаларын үстерү программасын тормышка ашыру турында да фикер алыштылар. Районда булган 25 гаилә фермасына быел төрле авыл хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнүче 30 ферма өстәләчәк. Бу терлекләрнең баш санын тагын 400 башка арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Марат Әхмәтов фикеренчә, Түбән Кама районында гаилә фермалары төзүгә тел-теш тидерерлек түгел, бик оешкан төстә бара.
Айдар Метшин, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләргә муниципаль ярдәм йөзеннән, аларны сату өчен шәһәрдәге заманча сәүдә үзәгендә махсус мәйдан булдырылачагы турында әйтте.
Визит ахырында Илдар Халиков: «Вакытны кулдан ычкындырырга ярамый. Төп игътибарны язгы чәчүне билгеләнгән срокларда тәмамлауга юнәлдерергә кирәк. Гомумән, авыл хуҗалыгының барлык тармак-лары буенча да эшне көчәйтү мөһим», - диде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев