Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Болгар авылы турында белделәр

«Халкыбыз хәзинәсе» проекты кысаларында түбән-камалыларны районыбыз авыллары вәкилләре белән очрашуы дәвам итә. Бу юлы Халыклар дуслыгы йортына Болгар авылы делегациясе килде. «Менә, балакайлар, яшь чакта без бодайны шулай тарттыра идек», - дип сөйләнә, бабай роленә кергән Сухрау авылы җирлеге башлыгы Ришат Галимов, кул тегермәнен әйләндерә-әйләндерә. Эшнең җаен белеп эшли үзе....

«Халкыбыз хәзинәсе» проекты кысаларында түбән-камалыларны районыбыз авыллары вәкилләре белән очрашуы дәвам итә. Бу юлы Халыклар дуслыгы йортына Болгар авылы делегациясе килде.
«Менә, балакайлар, яшь чакта без бодайны шулай тарттыра идек», - дип сөйләнә, бабай роленә кергән Сухрау авылы җирлеге башлыгы Ришат Галимов, кул тегермәнен әйләндерә-әйләндерә. Эшнең җаен белеп эшли үзе. Әлеге тегермән - Болгар музееның бизәге - авылда сакланмаганлыктан, аны Чирмешән районыннан алып кайтканнар. Монда күп әйберләр тупланган: күмер үтүге, урак, керосин лампасы... Болгар авылы музее узган ел гына ачылган булуга карамастан, җирле халык аны баетуга күп көч куйган. Кайнап торган самавырлардан болгарлылар кунакларга чәй ясап, коймаклар белән сыйлыйлар.
«Халкыбыз хәзинәсе» проекты Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге тарафыннан оештырыла һәм гамәлгә ашырыла. Аның максаты - шәһәрдәшләрне районыбыз авылларының тарихы, мәдәнияте белән таныштыру, анда яшәүчеләрнең осталыкларын күрсәтү.
Чараның икенче өлеше концерт залында узды. Җирле үзешчәннәр түбәнкамалылар өчен концерт әзерләгәннәр: Болгар авылы тарихы турында тамаша, җырлар, биюләр... Чыгыш ясаучылар төрле яшьтә, иң өлкәннәренең берсе - Индус Шәрифуллин. Сәхнәгә аяк басуына өч кенә ел булса да, авылдагы бер бәйрәм дә ансыз узмый икән. «Клуб мөдире, җырларга кешеләр кирәк, дип чакырган иде, шулай итеп җырчы булып киттем», - ди ул, елмаеп.
Бер көн эчендә Болгар авылы турында бөтенләй бернәрсә дә белмәгән кешеләр дә бик күп мәгълүмат алды. «Мондый чаралар бигрәк тә балалар өчен кызыклы һәм файдалы, чөнки балалар авылларыбызның тарихын белергә тиеш», - дип, фикере белән уртаклашты 35нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Хөснетдинова.
Чараның өченче өлеше мастер-класс күрсәтү иде. Болгарлылар мәктәп балаларын токмач кисәргә өйрәтте. Анысы да уен-көлке белән барды. Очрашу ахырында, гадәттәгечә, эстафета тапшырылды: Халыклар дуслыгы йортының чираттагы кунакларын билгеләделәр.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев