Туган як

Бию теле белән

«Райондашларыбыз - Красный Ключ поселогыннан биючеләр, ирле-хатынлы Валентина һәм Григорий Тупаевларны халык көчле алкышлар белән бүләкләде. Шундый оста биючеләребезнең әле Түбән Кама сәхнәсендә чыгыш ясаганнары юк дип беләм. Шәһәребез тамашачылары өчен зур югалту бу», дип язылган булган 1992 елда Казан циркында уздырылган IV керәшен фольклор фестивале турында «Туган як»та урын...

«Райондашларыбыз - Красный Ключ поселогыннан биючеләр, ирле-хатынлы Валентина һәм Григорий Тупаевларны халык көчле алкышлар белән бүләкләде. Шундый оста биючеләребезнең әле Түбән Кама сәхнәсендә чыгыш ясаганнары юк дип беләм. Шәһәребез тамашачылары өчен зур югалту бу», дип язылган булган 1992 елда Казан циркында уздырылган IV керәшен фольклор фестивале турында «Туган як»та урын алган язмада.
Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятенең идарә әгъзасы, 2009 ел азагыннан «Сүрәкә» ансамблен җитәкләүче Валентина белән «Татэнергосбыт»та эшләүче Григорий, еллар агымына бирешмичә, һаман да шулай тамашачыны үзләренең биюләре белән сокландыралар. Алар башкаруындагы керәшен биюе - «Сүрәкә» ансамбле чыгышына үзгә бер бизәк өсти. Керәшен халкының мәдәни-рухи үзенчәлеген бию теленә күчерә белүче бу осталарның сәхнә гомерләре озын булсын дип телидер һәр тамашачы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: