Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Бииләр дә, биетәләр дә...

Тоба авылында казлар үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Алнур Һадиуллинның гаилә фермасындагы казлары бии дә беләләр икән, дип ишеткәч, кызыксынып, Тоба авылына юл тоттык. Алнурның казларны ашатырга җыенып йөргән вакытына туры килдек. Менә ул, "Килегез, кил", - дип, кычкырып сөйләнә-сөйләнә, ике тәгәрмәчле кечерәк арба әрҗәсенә тутырылган ашлык бөртекләрен учлап тирә-якка сибәргә...

Тоба авылында казлар үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Алнур Һадиуллинның гаилә фермасындагы казлары бии дә беләләр икән, дип ишеткәч, кызыксынып, Тоба авылына юл тоттык.
Алнурның казларны ашатырга җыенып йөргән вакытына туры килдек. Менә ул, "Килегез, кил", - дип, кычкырып сөйләнә-сөйләнә, ике тәгәрмәчле кечерәк арба әрҗәсенә тутырылган ашлык бөртекләрен учлап тирә-якка сибәргә тотынды. Санаулы минутлардан, болындагы үләннәр арасына таралган ак йомгактай каз бәбкәләре, таныш авазларны ишетеп, магнитка тартылган шикелле, Алнур ягына агыла башладылар. Алар, "үзәк"кә якынлашкан саен тыгызлана барып, тоташ тере дулкын хасил иттеләр. Берничә минуттан зур гына казлар көтүе хуҗаларын әйләндереп тә алган иде инде. Һәм, менә хикмәт, казлар, нидер сөйләнә-сөйләнә алга-артка бөртекләр сибүче хуҗалары тирәсендә салмак кына әйләнә башладылар. Читтән карап торганда бу манзара, чыннан да, билгеле бер ритмда биюне хәтерләтә. Шунда тамаша кылып торучылардан кайсыдыр "Лезгинка" бииләр" дип әйтеп куйды. Юктыр, "Лезгинка" бит ул кавказлылар биюе. Ә бу казлар бөтенләй ул яклардан түгел. "Линда" токымлы мондый каз бәбкәләрен Алнур Мари республикасыннан алып кайта икән. Кем белә, бәлки мариларның да биюләре шундыйдыр?
Алнур Һадиуллинның фермер булу теләге күптән булган. Казан ветеринария институтын тәмамлаган егет совхозда мал табибы булып эшләгәндә дә, аннан соң хуҗалыкны үзе җитәкләгәндә дә бу ниятеннән кире кайтмаган. Соңрак, 11 елга якын казлар үстереп сату белән шөгыльләнеп, зур тәҗрибә туплагач, аның бу теләге көчәя генә. Ә чын-чынлап фермерлык эшчәнлегенә әле ике ел элек кенә керешкән. Крестьян-фермер хуҗалыклары нигезендә гаилә фермалары төзү буенча республика программасына катнашып, ферма төзетә башлый ул. Төзелеш 2 миллион сумнан артыкка төшкән. Дөрес, аның 1 миллионнан артыгын гына хуҗа үзе түләгән, ә калган өлешенә, республика программасы нигезендә, республика һәм җирле бюджетлардан акча күчерелгән. Нәтиҗәдә, өч ай дигәндә, 3000 кошка исәпләнгән ферманы төзеп сафка бастырганнар.
Бүгенге көндә Алнурның фермасында, казлардан тыш, 200 күркә, 400 индоүрдәк һ.б үстерелә.
- Йорт кошлары асрау бик мәшәкатьле эш. Әгәр аларның саны меңнәр белән исәпләнсә, тагын да авыр. Безнең казлар үзләре биеп кенә калмыйлар, безне - караучыларын да "биетәләр". Кайсыбер көнне, йөгереп йөри-йөри, аяклардан утлар күренә, - ди Алнур.
Чыннан да, казларын ферма бинасыннан иртүк чыгарырга, бары тик кичке сәгать 11дә генә җыеп алырга кирәк. Шул вакыт эчендә ничәмә-ничә мәртәбә җыеп ашатырга да туры килә бит әле. Апрельдә башланган бу эш ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Алнур Мари республикасыннан каз бәбкәләрен быел дүрт мәртәбә алып кайткан. Соңгы алган бәбкәләр 45 көнлек кенә икән. Җәй узгач та эшләр тиз генә төгәлләнми. Ноябрьдән башлап, казларны суеп, йолкып-чистартып, сата башлыйлар.
- Ярдәмчеләрең бармы соң? - дигән сорауга:
- Сезонлы эшләрдә ярдәмсез мөмкин түгел. Бигрәк тә, казларны чистарту эшләренә хатын-кызлар бик теләп йөриләр. Бер казны чистарту йөз сум тора. Шулай итеп акча эшләп алучылар байтак. Ә казларны иткә сатуда үземнең даими клиентларым бар. Нигездә, Түбән Камада һәм Әлмәт шәһәрендә сатам - ди фермер.
Дөрес, Алнурның бизнесы гөрләп барганын күреп, көнләшүчеләр дә табыла. Аеруча, каз итен кибет киштәләрендә яки базарда гына күреп белгән, аны ничек үстергәннәрен күз алдына да китерә алмаган шәһәрдән килеп яшәүче "дачник"лар каныгалар икән. Ни өчен тегеләй дә, ни өчен болай, дип һәр нәрсәдән гаеп кенә табарга торалар, ди. Тик андыйлар белән әйткәләшеп торырга Алнурның вакыты да, теләге дә юк. Кеше шундый эшкә алынган икән, аны мактарга гына кирәк, югыйсә. Әнә бит, ике кулларына бер эш таба алмыйча, бар гамьнәрен аракы эзләүгә генә багышлаган үгез шикелле таза ир-егетләр дә буа буарлык авылда. Ә андыйларга, нишләп эчеп йөрисең, дип беркем дә каныкмый. Шундыйларга күбрәк кисәтү ясасалар, дөньялар бермә-бер яхшырып китәр иде дә бит...
Алнурның киләчәккә планнары зур. Ул каз йомыркаларыннан бәбкәләр чыгару өчен инкубатор да сатып алган. Каз үрчетүне йомыркадан ук башлап, барысын да үзләрендә башкармакчы. Киләчәктә, бәлки, бу нияте дә тормышка ашыр. Ул киләчәккә карап фикер йөртүче фермер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев