Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Безнекеләр алда бара

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнары кырларында урып-җыю эшләренең барышына шәхсән үзе күзәтчелек итә. Кичә ул Түбән Кама районында булды. Президент Иске Чишмә авылы янындагы «Кармалы» җәмгыяте кырында урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар, комбайнчылар, агропромышленность комплексы җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнары кырларында урып-җыю эшләренең барышына шәхсән үзе күзәтчелек итә. Кичә ул Түбән Кама районында булды.
Президент Иске Чишмә авылы янындагы «Кармалы» җәмгыяте кырында урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар, комбайнчылар, агропромышленность комплексы җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин районда урып-җыю эшләренең барышы белән таныштырды.
Бүгенге көндә кырларда 54 берәмлек техника эшли. Бөртекле культуралар 4700 гектарда урып-сугылып, 16,6 мең тонна ашлык алынган. Уңыш гектардан 35,3 центнер тәшкил итә.
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, соңгы көннәрдә Түбән Кама игенчеләре югары җитеште-рүчәнлек белән эшләгәннәр. Хәтта күрсәткечләр уртача республиканыкыннан югарырак та әле.
Рөстәм Миңнеханов механизаторларны күп ашлык суктырырга матди кызыксындыру чарасы барлыгын, билгеләп узды. Республиканың иң яхшы комбайнчыларына премия бирү өчен 20 миллион сум күләмендә акча бүленгән. Барлыгы 200 комбайнчыга 100 мең сум күләмендә премия биреләчәк.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев