Туган як

Безнең фермерларны мактадылар

25 сентябрьдә Татар-станның яшелчәлек белән шөгыльләнүче барлык фермерлары Сухрау авылына республика семинар-киңәшмәсенә җыелды. Анда быел яшелчә һәм бәрәңге үстерүдә ясалма сугару җайланмаларын кулланып эшләүгә нәтиҗә ясадылар. Мелиорация комплексы программасы Татарстанда 2011 елдан тормышка ашырыла башлады. Шушы максатларда республика бюджетыннан 500 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Татарстанда 6 мең гектар мәйданда...

25 сентябрьдә Татар-станның яшелчәлек белән шөгыльләнүче барлык фермерлары Сухрау авылына республика семинар-киңәшмәсенә җыелды. Анда быел яшелчә һәм бәрәңге үстерүдә ясалма сугару җайланмаларын кулланып эшләүгә нәтиҗә ясадылар.
Мелиорация комплексы программасы Татарстанда 2011 елдан тормышка ашырыла башлады. Шушы максатларда республика бюджетыннан 500 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Татарстанда 6 мең гектар мәйданда ясалма сугару системалары эшли, аның 5 мең гектары бәрәңге җирләренә туры килә икән. Бу хакта семинарда катнашучыларга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов әйтте.
Яшелчәне ясалма сугару - үзен аклый торган технология. Әлеге юл белән корылык елларында да мул уңыш алырга була. Быел моны фермерлар үз эшләре белән исбатладылар. Күптән түгел авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган комиссия республика буенча фермерлар үстергән бәрәңгенең һәм яшелчәнең уңышын тикшергәч, безнең район фермерларының яшелчәлектәге уңышын үрнәк булырлык дип нәтиҗә ясады. Мелиорация комплексы программасында безнең районнан Аппаков, Зәйнуллин һәм Таипов крестьян-фермер хуҗалыклары катнашты. Бу семинарның нәкъ менә Түбән Кама җирендә үткәрелүе дә юкка гына түгел - аларның башка район фермерларына күрсәтер уңышлары шактый. Хәер, бирегә җыелган кунаклар үзләре дә алдынгы тәҗрибәне уртаклашырга атлыгып торуларын белдерделәр.
Семинар-киңәшмәгә кил- гән кунаклар быел үсте- релгән яшелчәне күрү бәхетенә дә ирештеләр. Сухрау мәдәният йорты фойесында өстәлләргә быелгы уңышның үрнәкләре куелган иде. Владимир Аппаковның «Земляки» крестьян хуҗалыгы җирләрендә үстерелгән - «Альмера», «Леди Клер», «Невский», «Роко», Илнур Зәйнуллин басуларында үстерелгән «Примадонна», «Лабелла», «Фелокс» бәрәңге сортлары һ.б., чыннан да, үзләренә җәлеп итәрдәй. Әле алай гынамы, семинарга килгән фермерлар, автобусларга утырып, Владимир Аппаковның Смыловка янындагы бәрәңге басуларына юл тоттылар. Монда инде, бәрәңгене көрәк белән казып, һәр төбеннән күпме уңыш чыкканлыгына үз күзләре белән күреп ышандылар. Су сиптерү җайланмаларының сакланышын карадылар.
Дөрес, уңыш республикадагы барлык фермерларның да бер үк төсле түгел. Утырткан кадәресеннән аз гына күбрәк алучылар да бар. Андыйларга карата министр урынбасары тәнкыйть сүзләрен жәлләмәде. Бәрәңгене утырту технологияләрен дә дөрес үтәп, вакытында эшкәртеп тә, иң кирәклесе - коры вакытта су сипмәгәндә, сугару җайланмаларын тиешенчә файдаланмаганда яхшы уңышка өмет итеп булмый икән.
Чебешләрне көзен саныйлар, дигәндәй, менә республикабызда мелиорация проекты тәмамланып, аңа нәтиҗә дә ясалды. Чыннан да, сугару җайланмаларын тиешенчә кулланган фермерлар яшелчә һәм бәрәңгедән мул уңыш җыеп алганнар, яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Илдус Габдрахманов мелиорация юнәлешендә эшчәнлек моның белән генә тукталмаячак, киләчәктә ул федераль программа дәрәҗәсенә күтәреләчәк, дип белдерде. Шулай була күрсен. Димәк, фермерларга тагын да зуррак мөмкинлекләр ачылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: