Туган як

Безгә килеп, тәҗрибә уртаклаштылар

«Кармалы» агрофирмасында Татарстанның төрле районнарыннан килгән фермерлар, токымлы терлекләр үрчетү хуҗалыклары һәм эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре зоотехниклары, җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә булды. Бирегә килгән кунакларны, бигрәк тә, сарык үрчетү мәсьәләсе кызыксындырды. Чыннан да, «Кармалы» агрофирмасы селекционерлары тарафыннан инде 2012 елда ук сарыкларның югары продуктлы һәм тиз өлгерә торган токымы китереп чыгарылган....

«Кармалы» агрофирмасында Татарстанның төрле районнарыннан килгән фермерлар, токымлы терлекләр үрчетү хуҗалыклары һәм эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре зоотехниклары, җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә булды. Бирегә килгән кунакларны, бигрәк тә, сарык үрчетү мәсьәләсе кызыксындырды.
 
Чыннан да, «Кармалы» агрофирмасы селекционерлары тарафыннан инде 2012 елда ук сарыкларның югары продуктлы һәм тиз өлгерә торган токымы китереп чыгарылган. Мондый нәселле сарыклар турында республиканың күп кенә төбәкләрендә әлегә кадәр ишеткәннәре дә булмаган. Әлеге семинар нәкъ менә шул «күз уңыннан читтә калган мәсьәлә»гә ачыклык кертү максатыннан оештырылган да инде.
 
Бу токымны профессор Хәбибулла Араев җитәкчелегендәге гыйльми төркем җирле сарыкларны йон һәм ит бирү өчен үрчетелә торган удмурт токымы белән кушылдырудан барлыкка китергән. Һәм, әлбәттә, бу эш өчен алар патент алганнар. Шул ук елны әлеге токым Федераль дәүләт реестрына кертелгән.
Яңа токым сарыкларны безнең якларда үрчетүнең өстенлекләре бик күп. Аларның кайберләрен генә санап китү дә урынлы булыр: климатка яхшы яраклашу, бәрәннәренең тиз үсүе һәм авыруларга бирешмәве, нәсел калдыру, ит һәм йон продуктлылыгы югары булу. Шуның өстенә, бәрәннәре дә бик эре - һәрберсе 4,5-4,8 килограмм булып туа, үсеп аналарыннан аерылганда авырлыклары 27-28 килограммга җитә икән.
 
Бу ел «Кармалы» агрофермасы терлекчеләре өчен аеруча уңышлы булган, сарыклар ике ай ярым эчендә бәрәнләп беткәннәр. 100 сарыкка 115 бәрән туры килә. Икешәр бәрәнлеләре шактый икән.
 
Семинарга килгән кунаклар биредә сарык үрчетү серләренә төшенеп, белемнәрен күтәреп кенә калмадылар, фермаларның торышы белән танышып, терлекләр өчен анда тудырылган шартларны күреп, тәҗрибәле белгечләрнең киңәш-тәкъдимнәрен ишетеп, үзләре өчен нәтиҗә дә ясап киттеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: