Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Без кыш чыгарга әзерме?

Быел Түбән Кама районында яшәүче авыл кешеләре игеннәрне җитәрлек итеп үстерделәр һәм җыйдылар.


Моның турында Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов хәбәр итте. 

Җәй нәтиҗәсе
Район җирлегендә биш авыл хуҗалыгы оешмасы, 65 крестьян-фермер хуҗалыгы, дүрт кооператив һәм 11 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык бар. Авыл хуҗалыгында 1335 кеше эшли. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, халык сөт, ит, яшелчәләр белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителгән. Терлекләрне кышлату өчен азык та җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Районда авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы — 84 мең 400 гектар тәшкил итсә, сөрү җирләре — 64 мең 300 гектар. 2024 елда район хуҗалыкларында 40 мең гектардан артык мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары җыелган. Шулардан: 

  • Бөртеклеләр — 18 мең гектардан артык; 
  • Техник-7 мең гектардан артык; 
  • Терлек азыгы-14 мең 600 гектар; 
  • Бәрәңге һәм яшелчәләр — 131 гектар. 

Быелгы уңыш өчен бер гектар чәчүлек мәйданына 62 кг минераль ашлама кертелгән. 2024 елда бөртеклеләрнең тулаем җыемы 54 мең 100 тонна тәшкил итте, бөртеклеләрнең уртача уңдырышлылыгы — һәр гектардан 29,6 центнер. 

«Без җитәрлек күләмдә бөртекле фураж һәм орлык материалы салдык, ашлыкның бер өлеше сатылачак. 2025 елда сабан чәчүе өчен дүрт мең 900 тонна орлык салынган. Дүрт мең гектарда техник культуралар җыелган, шул исәптән сабан рапсы — 893 гектар, бөдрә җитен — 622 гектар, көзге шепкән — 550 гектар, горчица — 1732 гектар һәм башкасы 218 гектар. Техник культураларның тулаем җыемы 3 мең 800 тонна тәшкил итте, уртача уңдырышлылык— һәр гектардан 12,8 центнер. Бүгенге көнгә 500 гектарда силос кукурузы, 800 гектарда ашлык кукурузы, 457 гектарда шикәр чөгендере һәм 2600 гектардан артык көнбагыш җыясы бар. Кырларда бәрәңге һәм яшелчәләрне җыеп бетерделәр. 2250 тонна бәрәңге һәм 615 тонна яшелчә җыелды. Алдагы еллардагы кебек үк, азык культураларын игүгә дә җитди игътибар бирелә. Гомуми мәйданы 14 мең 600 гектар тәшкил итә». — дип сөйләде Альфред Нигъмәтҗанов. 

Бүгенгә әзерләнгән: 

  • Печән — 17 мең 200 тонна (103 %); 
  • Сенаж — 62 мең тонна (100%); 
  • Силос өчен кукуруз — 51 мең тонна.

Бер баш терлеккә 36,4 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Бу терлекләрнең кышлавы өчен дә җитәрлек. 

Эш дәвам итә 
Кырларда силоска кукуруз салу һәм ашлык суктыру дәвам итә. 2025 ел уңышы өчен 9 мең 500 гектарда көзге культуралар чәчелгән, бу бөртеклеләр мәйданының 40% тәшкил итә. Шытымнарның торышы яхшы. Туфрак эшкәртү эшләре алып барыла. Бүгенгә 27 мең 900 га (планга карата 74%) сөрелгән, шулардан 8 мең 400 гектар җир өсте һәм 19 мең 500 га тирәнтен сөрү катламы белән 24 агрегат эшли. Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую, төзекләндерү эшләре алып барыла. 

Барлыгы 290 тракторны ремонтлау планлаштырыла; 

  • 68 берәмлек ашлык җыю һәм азык комбайны;
  • 180 берәмлек башка авыл хуҗалыгы агрегатлары һәм техникасы. 

2024 елда техника һәм җиһазларны яңартуга 100 млн. сум акча тотылды. 

Баш санына килгәндә 
2024 елның 9 ае йомгаклары буенча тулаем савым 26 мең 414 тонна тәшкил итте. Бер сыердан савым буенча күрсәткеч бүген 5 мең 315 килограммнан артык тәшкил итә.

«Район буенча һәркөнне 99,5 тоннадан артык сөт савабыз. Бер фураж сыерыннан савым 20,1 кг тәшкил итә (Татарстан Республикасы буенча 22,2 кг). 2024 елның 1 октябренә эре мөгезле терлекләр саны 10906 баш тәшкил итә, шул исәптән сыерлар-4 мең 959 баш, 2023 елга карата сыерлар саны 102% тәшкил итә. Аграр тармакта крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үзләреннән зур өлеш кертәләр. Агымдагы елның 1 октябренә булган мәгълүматларга караганда, кече хуҗалыклар буенча 4776 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 1563 баш сыер», — дип хәбәр итте Альфред Нигъмәтҗанов. 

2015 елдан республикада шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзү программасы гамәлдә. Шушы вакыт эчендә Түбән Кама районында 57 кече ферма төзелгән һәм файдалануга тапшырылган, 17 млн. 960 мең сумлык субсидия алынган. 

Альберт Муклаков фотолары

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев