Туган як

Берсе тәмамлана, икенчесе башлана

Районыбызда язгы кыр эшләре ахырына якынлаша. Бүгенге көндә барлык утырту-чәчү эшләре 26000 гектарда башкарылган.

Соңгы мәгълүматлар буенча, бөртеклеләр 15500 гектар мәйданда (планда каралганның 91 проценты) чәчелгән. Бәрәңге 90 гектарда (план – 164 гектар) утыртылган, яшелчә 30 гектарда (план – 70 гектар) чәчелгән. 
Хәзерге вакытта, чәчү белән беррәтән, уҗымнарны корткычларга, авыруларга һәм чүп үләннәренә каршы химик препаратлар белән эшкәртү дәвам итә. Монда инде агротехник таләпләрне төгәл үтәргә кирәк. 
Чиста пар җирләре куллану да уңышлы нәтиҗә бирә. Күп еллар дәвамында файдаланылган җирләрдән мул уңыш алып булмый, әлбәттә. Шуңа да, соңгы елларда җирне ял иттерүгә, чиста парлар калдырып эшләүгә зур игътибар бирелә. Аларны эшкәртеп, горчица чәчәләр. Бу исә җирне ял иттерү белән бергә, аны зарарсызландыруда әһәмиятле роль уйный.
Язгы чәчү – кыска вакытларда башкарылырга тиешле эш. Һава торышы уңай торган очракта, бу атнада чәчүне төгәлләргә дә мөмкин, диләр авыл хуҗалыгы белгечләре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: