Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Бергә чыгып эшләгәч, нәтиҗәсе дә күренә

Чисталык икеайлыгын безнең Кызыл Чапчак авыл җирлегендәге оешма һ.б. хезмәткәрләре дә хуплап каршы алдылар - 20 апрельдә зур өмә уздырылды. Ул көнне оештырылган өмәгә Югары Чаллы урта мәктәбе, коррекция мәктәбе, мәдәният йорты һәм, шулай ук, балалар бакчасы хезмәткәрләре чыкты. Алар, «Бергә эшлибез» девизы астында, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган...

Чисталык икеайлыгын безнең Кызыл Чапчак авыл җирлегендәге оешма һ.б. хезмәткәрләре дә хуплап каршы алдылар -
20 апрельдә зур өмә уздырылды.
Ул көнне оештырылган өмәгә Югары Чаллы урта мәктәбе, коррекция мәктәбе, мәдәният йорты һәм, шулай ук, балалар бакчасы хезмәткәрләре чыкты. Алар, «Бергә эшлибез» девизы астында, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлнең һәм мәдәният йортының тирә-ягын җыештырдылар.
Һава торышы әле нык-лап торып эшләргә ирек бирмәсә дә, авылларны төзекләндерү, чистарту буенча алдан ниятләгәннең барысы да башкарыла. Бүгенге көндә безнең максат - кыш дәвамында акрынлап җыелып, кар астында яткан чүп-чардан тирә-якны чистарту, көздән калган яфракларны җыю.
Өмәдә актив катнашкан бу уңганнар үрнәгенә Кызыл Чапчак җирлегенә караган авылларда яшәүчеләрнең һәммәсе иярер - үз ишегаллары, бакчалары белән беррәттән, урамның үз йортлары турысын да чистартып, җыештырып куярлар, дип өметләнәбез.
Бәгъдәнур ИЛДАРХАНОВ,
Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев