Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Бар да ал да гөлме

Авыл гадәте, Түбән Кама кибетләренә кергән саен, күзләрем гел үзебезнең җирлектә җитештерелгән сөт-катык, ит ризыгы эзли. Сөт комбинаты продукциясен (бик сирәк кенә очракта, "Бәхетле-агро"ныкын) исәпкә алмаганда, җирле фермер хуҗалыкларында җитештерелгәнен табармын, димә. Ярый әле, очраклы рәвештә генә, үзәк базар бинасының бәрәңге сәүдәсе рәте арасында урнашкан ашамлык кибеткә кердем һәм литр...

Авыл гадәте, Түбән Кама кибетләренә кергән саен, күзләрем гел үзебезнең җирлектә җитештерелгән сөт-катык, ит ризыгы эзли. Сөт комбинаты продукциясен (бик сирәк кенә очракта, "Бәхетле-агро"ныкын) исәпкә алмаганда, җирле фермер хуҗалыкларында җитештерелгәнен табармын, димә.

Ярый әле, очраклы рәвештә генә, үзәк базар бинасының бәрәңге сәүдәсе рәте арасында урнашкан ашамлык кибеткә кердем һәм литр ярымлы пластик шешәгә салынган сөт сатып алдым. Бәясе 50 сумлык бу сөтне суыткычтан алып бирүче сатучы кызның, "Шәңгәлченеке, тик кайсы фермерныкы икәнен әйтә алмыйм", дигән сүзләре сагайтты сагайтуын. Язусыз-нисез шешәне кулымда әйләндергәләдем дә, алдым инде, чөнки эзләп йөрергә вакытым юк иде.

Һәм менә күңелгә җылы йөгерткән яңалык: Түбән Кама җирлегендәге фермерлык хуҗалыкларында җитештерелгән сөт-май, ит продукциясе алга таба, бәяләр очсызлы булганлыктан халык өерелеп йөри торган "Магнит", "Эссен" кебек зур-зур кибетләрдә сатыла башларга мөмкин. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов "эшлекле дүшәмбе"дә ясаган чыгышында бу мәсьәләгә аерым тукталган. Алар, авыл җирлекләре башлыклары белән Түбән Уратмада җыелышып сөйләшү нәтиҗәсендә, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда ел дәвамында җитештерелә торган продукцияне исәпкә алып, югарыда әйтеп үткән кибетләргә турыдан-туры тапшыру юлы аша, киләчәктә авыл хуҗалыгы продукциясе сәүдәсен үстерүгә кагылышлы стратегия булдырырга дигән фикергә килгәннәр. Әгәр сүздә генә калынмаса, авыл халкы өчен бу бик тә отышлы булачак... Бигрәк тә, Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүебез аркасында, чит илнең сыйфатсыз һәм ГМОлы очсыз азык-төлеге кибет киштәләрен тутырганлыктан, табигый ризыкка ихтыяҗ көннән-көн арта бару шартларында! Шуңа күрә дә, Әгерҗедән китерелә торган каймак, сөт өсте, каклаган ат һ. б итне "Магнит"ка китерүләрен көтеп кенә торабыз бит...

Үз авыл хуҗалыгыбыз продукциясе белән шәһәр халкын тәэмин итү өчен мөмкинлек юк түгел, чөнки бүгенге көндә терлекчелек продукциясе җитештерү белән, районыбызда 70 крестьян-фермерлык хуҗалыгы шөгыльләнә икән. Аларда мөгезле эре терлекнең баш саны 1660ка җиткән, шул исәптән, сыерлар - 405 баш (көненә бер сыердан уртача 13,4 кг сөт савыла). Аннан тыш, 1156 баш сарык, 8000нән артык төрле кош-корт һ.б. асрала. Шул хуҗалыклар бу елның үткән өч аенда гына да 610 тонна сөт, 110 тонна ит җитештергәннәр. Болары янына авыл кешеләренең үз шәхси хуҗалыкларында асрала торган 4295 баш мөгезле эре терлекне дә өстәргә кирәк. Ул терлекнең 1850есе - сыерлар, 2770е - дуңгыз, 3823е - сарык һәм 46 меңләбе - төрле кош-корт.

Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең (крестьян-фермерларныкы белән беррәттән, районда 5 зур хуҗалык бар) уртача айлык хезмәт хакы бу елның беренче кварталында, А.Нигъмәтҗанов сүзләренчә, 12700 сум булган. Ә апрель башындагы мәгълүмат районыбыз авыл хуҗалыгы тармагында барлыгы 1780 кеше эшләвен күрсәтә. Җитәкче сүзләренә караганда, мөгезле эре терлек санын узган елгы дәрәҗәсендә саклап кала алганнар. Бары тик дуңгызларның гына баш саны кимегән, анысына бу мал итенең сәүдәдәге бәясе кимү сәбәп булган, диләр. Кибетләр Россиянең башка төбәкләреннән китерелгән сөт, ит ризыгы белән шыплап тулгач, башкача була да алмыйдыр.

Шәһәрдә ятып, белми дә калырсың, билләһи, 21 апрельдә язгы кыр эшләренә дә төшкәннәр икән. Авыл эшчәннәре алдына бурыч та куелган: ун көн эчендә сабан ашлыгын чәчүне төгәлләргә! Вакыт ягыннан бик аз. Әмма хәзер, совет чорындагы шикелле, язгы басуда җир сөрүче трактор гөрелтесе көн-төн тынып тормаган бер вакытта, язгы кыр эшләрен вакытыннан алда тәмамладык дип, ялган рапорт биреп шапырыну уены туктатылган дип беләм. Әгәр чәчү бетүгә кагылышлы мәгълүмат дөрес булмаса, барысын да белеп-күреп торучы авыл халкы редакциягә хәбәр итми калмас иде.

Язгы кыр эшләре мәсьәләсендә районыбызда бар да ал да гөл: районыбызда чәчүлек орлык тулысынча җитәрлек - көздән әзерләнелгән 8 мең 200 тонна орлыкның 100 проценты да тикшерелеп, яраклылыгы ачыкланган; язгы кыр эшләрендә 154 тракторчы-машинист, 80 шофер ике сменада эшләячәк; моның өчен 147 берәмлек техниканың әзерлеге - 100 процент. Шул исәптән, 54 тырма агрегаты, орлык чәчү алдыннан туфракны эшкәртү өчен 43 агрегат, бөртекле культуралар, катнаш терлек азыгы (кормосмесь), берьеллык культуралар, уҗымны һәм күпьеллык үләнне тукландыру өчен 65 агрегат. Язгы-кыр эшләрендә катнашачак техниканы ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүдә дә тоткарлык булмас, чөнки быел республика җитәкчелеге бу максаттан, безгә 1200 тонна дизель ягулыгы биргән. Аның бер тоннасы 29 мең 200 сумга төшә.

Районыбыздагы 64 мең 700 гектар мәйдан сөрү җирләренең 50 мең 300 гектарын чәчүлек тәшкил итә икән. Кызыксынучылар булса, берничә сан китерәбез: уҗым культуралары - 7 мең 800 га, сабан бодае - 8 мең 500 га, кәрешкә (вика) - 150га, борчак - 900 га, арпа - 8 мең 99 га, солы - 1 мең 700 га, карабодай - 830 га, орлык өчен кукуруз 250 га җирдә игеләчәк. Моның өчен, 100 тонна кукуруз орлыгы кайтартылган, шулай ук, чәчеләчәк мәйданга җитәрлек күләмдә, ягъни 15 тонна көнбагыш сатып алынган. Судан үләне, кытай борчагы (соя) һәм рапс орлыклары да тиздән кайтып җитәргә тиеш. Төп азыгыбыз булган бәрәңгене 200 га мәйданда утыртырга ниятлиләр. Терлек азыгы культуралары 20 мең 500 га җир биләячәк.

Авыл хуҗалыгындагы эш барышына кагылышлы хәбәрләрне игътибар белән карап баручылардан булсагыз, кәгазьдә бар да шома шул, дип уйлап куйгансыздыр. Бу язманы әзерләп бетергәч, үземә дә шулай тоелды. Ләкин ялкаулык төп гадәтенә әйләнгән шәһәр халкыннан аермалы буларак, авыл кешесе төн йокысын йокламас, әмма язгы чәчүне вакытында төгәлләргә тырышыр. Чөнки буш калган кысыр җирнең әрнүен җир кешесеннән дә ныграк тоючы, аннан да ныграк өзгәләнүче юктыр...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев