Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Балта остасы Мирзаәхмәт Фәттиев: «Башкаларга файда китерә алу — үзе куаныч»

Югары Чаллы авылында яшәүче оста агачтан төрле кул эшләнмәләре ясый.

Авыл шулай — дәүләт эчендә үзе бер дәүләт кебек — аның матурлыгын, бөтенлеген, җитешле-килешле якларын, гамәлләрен, кешеләрен авылда гомер итүчеләр генә аңлый, күрә беләдер.

Һәр авылда осталыклары белән аерылып торган уңган, тырыш кешеләр, гаиләләр була. Безнең Югары Чаллы авылында да бик күп алар. Бу язмам шуларның берсе — балта остасы Мирзаәхмәт Нургали улы Фәттиев турында булыр. Үзе турында газетага язарга дип килгәч: «Юк, язмагыз. Бар кеше оста хәзер. Мин ясаганнарны һәркем ясый ала, вакыт табарга гына кирәк», — дип тыйнак кына каршы килде. Юк шул, абзыкаем, агач бүкәнен, тактасын матурлык, шедевр дәрәҗәсенә җиткерү барысының да кулыннан килми.

Остаханәгә көйләнгән гаражында ниләр генә юк аның: агачтан юнып эшләнгән аш-су кирәк-яраклары, бизәкләп ясалган гөл чүлмәкләре, сырлап-чәчәкләп эшләнгән урындыклар, кош оялары, аларга җимлекләр — тагын әллә ниләр... Болары минем күзгә чалынганнары гына. Авылдашлары гына түгел, тирә-як авыллардан, хәтта шәһәрләрдән дә килеп алалар ул ясаган агач эшләнмәләрне. Чират торып алалар, Мирзаәхмәт абый ясаган әйберләргә сорау зур. Күп капка төпләрен ул ясаган утыргычлар бизи. 

Иртәдән кичкә кадәр остаханәсендә ул: кайсын көйли, кайсын ясый — станок тавышы тынып торганы юк. Янында радиосы җырлап, хәбәрләрне сөйләп тора. Дөнья вакыйгаларыннан да хәбәрдәр. Янында телефоны — анысын да кире какмый, замана белән бергә атлый.

«Эштән кайтканда тагын нинди матур әйберләр ясады икән?» — дип, остаханәсенә башымны тыгып карыйм, Мирзаәхмәт ага яраткан эшендә...

«Үземә бер шөгыль инде бу минем. Җаныма рәхәтлек, күңел тынычлыгы бирә. Ясаган әйберләрем кешеләргә ошагач рәхәт була, башкаларга файда китерә алу — үзе куаныч, рәхмәтле булып яшәү бик рәхәт миңа», — ди ул. 

Аларның ишек алдында җиде кош оясы гына санадым. Агачка элгән җимлекләренә сокланмый мөмкин түгел — бизәкләп, сырлап эшләнгән, һәр кайсы үзе бер сәнгать әсәре.

Күңелле яши бу гаилә. Ярдәм кирәксә, тактаның бер башын хатыны Саҗидә апа тотып тора икән. «Эш дигәндә ашавын да оныта. Шулай да җиләк-җимеш өлгергән чорда, гөмбә вакытында туктап тора, урман «бүресе» ул безнең, кайтып та керми. Әле мине дә өстери», — дип көлә Саҗидә апа ихластан. 

Аның ягымлы күз карашы бу гаиләдә үзара аңлашу, тынычлык, хөкем сөргәнен күрсәтә. Мирзаәхмәт ага балыкка да йөри, көймә белән йөзәргә дә дусларын, күршеләрен алып китә. Самоварын алып, чәйләп кайтырга да җитешә алар. Кыскасы, киң күңелле, ачык, кешелекле, ярдәмчел ирле-хатынлы Фәттиевлар.

Югыйсә, гаилә тормышларында бар да ал да гөл генә түгел, авырлыклары, борчулары да булган. Мирзаәхмәт аганы начар чир аяктан еккач, шифаханә юлын шактый таптыйлар, катлаулы операция кичерә ул.

«Урманнан үлән тамыры җыйдым. Шифаны табигатьтән эзләдем. Чир турындагы начар, авыр уйлардан арыныр өчен дә шушы агач эшенә ныклап тотынганмындыр инде. Оныкларыма да өйрәтеп калдырасы килә дә бит, тик хәзерге яшьләр моның белән бик кызыксынмыйлар шул», — дип көрсенеп куйды оста.

Капкадан чыктым да, тагын бер кат аның өенә, каралты-курасына күз салдым. Чәчәк болынын хәтерләткән тәрәзә кырыйлары, төзек, сырлап очланган бакча коймалары, түбә кыегындагы сыерчык оялары озатып калды мине. Гүя алар да хуҗалары белән горурланалар иде.

Ләйсән Зиннәтуллина

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X