Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Авылның хуҗабикәсе

Хатын-кызларны көчсез итеп сурәтләргә күнексәк тә, күп кенә гүзәл затларыбыз ир-ат эшләрен башкара. Күп еллар авыл җирлеген җитәкләгән, авылга җанытәне белән береккән эшлекле ханым Нурдидә (Ямилова) Пикалева әнә шундыйлардан.

Ул 1945 елның 20 февралендә Приморье крае Совет шәһәрендә туа. 1949 елда Ямиловлар гаиләсе Татарстанның Мамадыш районы Соколка авылына күчеп килә. Нурдидә 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Аннан соң, ике ел Питрәч районында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. 

Язмыш җилләре 1965 елда Нурдидә Хәбибулла кызын районыбызның Трудовой бистәсенә алып килә. Бу вакытта авылда бер генә урам, юллар юк, башлангыч мәктәп тә баракта гына урнашкан. Яшь белгеч аптырап тормый, җиң сызганып эшкә керешә. 1977 елда мәктәп сигезьеллыкка үзгәртеп корыла, анда Нурдидә Пикалева башлангыч сыйныфларны укыта. Шул ук вакытта башлангыч комсомол оешмасының секретаре вазыйфаларын башкара, берничә тапкыр Ширәмәт авыл Советы депутаты, Майская Горка халык депутатлары авыл Советы депутаты була.

1981 елда Майская Горка Советы сессиясе аны Совет рәисе итеп сайлый һәм ул 2010 елның сентябренә кадәр авыл башкарма хакимиятен җитәкли. Нурдидә Хәбибулла кызы теләсә кайсы мәсьәләне хәл итүдә принципиаль булуы, намуслылыгы белән аерылып торды. Ул Трудовой бистәсендә башлангыч мәктәп, аннары урта мәктәп, мәдәният йорты, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәйкәле, фельдшер-акушерлык пунктларын төзетүдә, авылларны газлаштыруда күп тырышлык куйды. Аның җитәкчелегендә авылдан Бөек Ватан сугышына киткән авылдашлары турында бай мәгълүмат тупланган. Майская Горка һәм Выгороженный Ключ авылларында кибетләр булмаганлыктан, халыкка беренче кирәк-ярак азыкларны китерүне дә оештыра җитәкче. Авылдашларының һәркайсының тормышын, яшәешен, хәлләрен сорашып, белешеп тора ул. Сезнең игътибарга шундый мисалларның берсен генә китерәсе килә. Ун бала тапкан бер авылдашының пенсиягә чыгар вакыты җиткәч кенә документлары югалганы ачыклана. Нурдидә Пикалева аптырап тормый, ярдәм сорап, беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешковага хат яза. Билгеле, ул чакта әлеге мәсьәлә уңай хәл ителә.

Кирәк чакта участок полиция хезмәткәре эшен дә башкара, имин булмаган гаиләләрне дә күз угыннан җибәрми Нурдидә Хәбибулла кызы. Кирәк икән кырыслык та күрсәтә, шул ук вакытта ярдәменнән дә ташламый. Ялгыз яшәүчеләр өчен туклану һәм балалар өчен кием алуны оештыру, торакны ремонтлауда булышу, утын белән тәэмин итү — авылдагы кырыкмаса-кырык эшне оештыра, җиренә җиткереп үти белә, чын мәгънәсендә «авыл хуҗабикәсе». Нурдидә ханым авылда яшәүче әби-бабайларның яшәешләре белән кызыксынып, кирәк чакта ярдәм кулы суза. Авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән чорда Н. Пикалева 2009 елда сугыштан исән кайткан фронтовикларга Түбән Кама шәһәрендә торак фатир алу өчен документлар җыярга ярдәм итә. Шул ук вакытта ял итү чараларын да кайгыртырга онытмый: бәйрәмнәр югары дәрәҗәдә үтә биредә. 

Пикалева Нурдидә Хәбибулла кызы барлык кеше белән дә уртак тел таба, кешеләрне ышандыра һәм үз артыннан ияртә алучы сәләтле оештыручы һәм яхшы җитәкче итеп таныта. Эшенең нәтиҗәсе булып, авыл җирлеге «Түбән Кама муниципаль районының иң төзек торак пункты» гомуми район смотр-конкурсларында призлы урыннар яулады.

Озак еллар тырыш хезмәте өчен «В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен», «Казанның 1000 еллыгы» медальләре, Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хатына һәм «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев