Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Авыл хуҗалыгына багышланган гомер

Үзем Түбән Камада яшәмәсәм дә, кайчандыр шунда яшәп, зур хезмәт куеп, тирән эз калдырган Габделхак Шакиров турында язарга булдым. Белүемчә, быел шушы айда аның тууына 100 ел була. Якыннары, бергә эшләгән иптәшләре аның якты истәлеген онытмаганнардыр дип уйлыйм.

Габделхак Шакир улының исеме Түбән Камада күпләргә таныш. Легендар шәхес – 1959 елдан башлап, шул төбәктә авыл хуҗалыгын үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән. «Прикамский» һәм «Родина» совхозларында директор. Ә гомеренең соңгы елларында Түбән Кама районының иң зур «Түбән Кама» совхозын җитәкләгән. Кайда гына хезмәт куймасын, үзен оста оештыручы буларак таныткан. Таләпчәнлеге белән аерылып торса да, кул астында эшләүчеләрнең хөрмәтен казанган.
Җирне, авылны, аның хезмәт сөючән кешеләрен яратучы бу кешегә олы томыш юлына чыгу өчен кем юл күрсәткән? Авыл хуҗалыгы тармагына мәхәббәт тәрбияләүдә аңа балачагында һәм үсмер елларында кичергәннәре, инде балигъ булгач та МТСта тракторчы булып эшләве этәргеч бирмәдеме икән? Шул хакта еш уйланам.
Габделхак ага минем якташым – тумышы буенча Мамадыш районы Түбән Ушмы авылыннан. Аның турында яхшы беләм. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, безнең авылда элек-электән иң еш сайлана торган һөнәрләр арасында авыл хуҗалыгының игенчелек юнәлеше икенче урында торган. Бу чын мәгънәсендә авыл халкының канына сеңгән тамак туклыгы, икмәк кытлыгыннан котылу чарасы булган. Үз тормышларын кырчылык белән бәйләп, шуннан үзләренә матди һәм рухи азык тапкан авылдашларның саны 40 ка якын. Мин районыбызның башка авылларында шул кадәр игенче белгечләрне белмим. Кыскасы, Түбән Ушмы – иң күп агрономнар тәрбияләнгән авыл ул. Тулы тормышлы, нык нигезле хуҗалыклар булып яшәделәр алар. Балалары һәм оныклары да югары белемне Казан авыл хуҗалыгы институтында ал-дылар...
Әле узган гасырның 30 нчы
елларында ук күмәк хуҗалык-ларга ярдәм йөзеннән, икмәк җитештерү күләмен арттыру өчен, машина-трактор станция-ләре (МТС) оештырыла. Авыл-ларның алдынгы карашлы яшьләре шунда эшкә урнашып, гади сабанчыдан механизатор-тракторчылар булдылар, алга таба белемнәрен күтәреп, авыл хуҗалыгы белгечлеклә-ре алдылар. Шушы чорда 10 авылдашыбыз, МТС юлламасы белән агроном белгечлеге алып, гомерләрен икмәк үстерүгә, халык белән җитәкчелек итүгә багышладылар. Шулар ара-сыннан бертуганнар Шакиров Габделхак һәм Мөхәммәтҗан Шакировичларны аерым әйтү кирәктер. Тормышның төбеннән күтәрелгән бертуганнар-ның олысы – ике Ленин ордены һәм дистәләгән башка орден-медальләр кавалеры – Түбән Кама районындагы иң олы совхозны җитәкләсә, кечесе үзебезнең районда 30 ел «Кызыл флаг» колхозының алыштыргысыз рәисе булды.
Язмам герое Габделхак абый Шакиров белән булган очрашуларның берсендә, аның белән булган әңгәмә хәтеремдә сакланып калды. «Без күргәнне Аллаһы Тәгалә беркемгә дә күрсәтмәсен. Аны сөйләсәң, кеше ышанмас... Әнинең беренче баласы булып туганмын. Олы гәүдәле идем. 1936 елда МТСта эшли башлаганчы тамагым туймады, кара икмәк, арыш ипиенең ул еллардагы тәме һаман да истә. Без барыбыз да, авыл балалары ач идек, басу-кырларда үлән җыеп ашадык, 18 километр ераклыктагы болынга, курка-курка, юа җыярга бара идек, рус авылы су тегермәннәрендә хәер сорашып, тегермән тузаны җыйдык, хөкүмәт мал сую пунктыннан, алдан сөйләшеп куеп, кырык карта, эчәге калдыклары алып кайта идек», – дип искә алган иде ул балачагын.
Шул вакыт, әллә уйлап, әллә ялгыш: «Әгәр тук тормышта яшәгән булсагыз, сез нинди Габделхак абый булыр идегез?» – дип сораганымны сизми дә калдым. Габделхак ага, бераз уйланып тогач: «Миннән күпләр ул турыда сорый. Җавап бирү җиңел түгел. Шулай да, хәзергедәй холыклы, кешеләрне аңлый торган, аларның тормышларын кайгырта торган булыр идем, дип өздереп әйтә алмыйм. Тук кешенең күңеле шук була, дип әйтә халык...» – дигән иде...
Ипекәй! Икмәк! Кешегә яшәү көче биргән икмәккә карата мактау сүзләре күп әйтелгән. Аны табын түренә китерүчеләр шулай ук олы мактауга лаек. Язмам герое Габделхак Шакиров гомерен иген игүгә багышлаган фидакарь шәхес, легендар җитәкче. Ә инде игенче хезмәтенә мәхәббәт аңа туган җирендә, әти-әнисе үрнәгендә күчкәндер, мөгаен. Кешене тукландыручы җиргә, халкыбызга булган олы хисләре, якты истәлекләре күңел дәфтәрләрендә яисә гаилә архивында гына калмыйча, киләчәк буыннар өчен мәңге саклансын иде Габделхак аганың.

Хәлим Сәлахов,
ТР Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Түбән Ушмы авылы.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев