Туган як

Авыр елларда да йолалар онытылмады

Актүбәдә без, утыз алтынчы елгылар, утыз бала идек. Бүгенге көндә шушы тирәдәге сигезебез (Марина Чернова, Анна Черкеева, Анна Шапошникова, Анна Шемаева, Анна Сабанаева, Александр Сабанаев, Евдокия Андреева) исән дип беләм, читтә гомер итүчеләрдән дә өч яшьтәшебез сау-сәламәт әле. Авыр сугыш еллары булганлыктан, без укырга кергәч, язарга ручка да, язу карасы...

Актүбәдә без, утыз алтынчы елгылар, утыз бала идек. Бүгенге көндә шушы тирәдәге сигезебез (Марина Чернова, Анна Черкеева, Анна Шапошникова, Анна Шемаева, Анна Сабанаева, Александр Сабанаев, Евдокия Андреева) исән дип беләм, читтә гомер итүчеләрдән дә өч яшьтәшебез сау-сәламәт әле.
Авыр сугыш еллары булганлыктан, без укырга кергәч, язарга ручка да, язу карасы да юк иде. Карандашы булганнар безгә дөньядагы иң бәхетле кеше булып тоела иде. Безгә хәреф танытучы беренче укытучыбыз Дмитрий Бояров булды.
Сабый чакта ачлы-тук-лы тормышка күнегеп, ул гадәти бер нәрсә шикелле кабул ителгәндер инде. Ә шулай да Олы көнгә алдан ук әзерләнә идек. Әзерләнә дигәч тә, әниләр үзләренең иске күлмәк итәгеннән яки киндердән тегеп биргән кием һәркемгә дә тәтеми иде. Киндер өчен дә әле, иң элек, сүсне җыярга, талкырга, аннары тәрәшле тарактан тарта-тарта җерләргә кирәк, шуннан соң гына станда сугалар. Селтеләргә сала-сала агарталар, су буена алып төшеп, бәләкли-бәләкли юалар, буяу тапсалар, киндерне маналар... Иртәгә Олы көн дигән кичне чабаталарны салмыйча йоклыйбыз. Иртән-иртүк торып, өч урамны да урап чыгабыз. Сугыш елларында тавыклары булган кешеләр бик сирәк иде. Шуңа да алабута һәм черек бәрәңге күмәче бирәләр. Бала-чага җүләрлеге инде, күкәй бирмәгәнгә күрә, күмәчләрен өйалдына куеп чыгып китә идек. Берәр өйдә ул көнне чын оннан пешерелгән тәбикмәк бирсәләр, кадерләп, ике куллап тотып чыга идек. Һай, нишлисең, тәбикмәкне дә черек бәрәңгедән пешергән еллар бит...
Олы көндә авыл бала-чагасы таган атынабыз. Таганның берсе - хәзер инде урыны гына калган күл янәшәсендәге таллыкта, икенчесе урта урамның түбән очында корыла. Аларны кичтән үк олылар әзерләп куялар. Олы көндә күкәй тәгәрәтү уенын олылар уйнады, без бала-чага карап кына тора идек.
Ул вакытта дин тотарга ярамаса да, әбиләр Лиза түти янына келәү итәргә баралар иде. Лиза түти Новичкова, эвакуация башлангач, ике баласы белән Мәскәүдән килеп, аргы як урамдагы Елена Шадриналарда торды. Өйләре күп кеше сыйдырырлык дәү булып, хәзерге «Водоканал»дан астарак урнашкан иде. Кача-кача, сукыр лампа белән келәү итәләр иде Олы көнгә каршы төндә. Ненила әбигә ияреп мин дә бара идем. Соңыннан да бөтен үлгән кешеләргә шул Лиза түти укып йөрде инде. Рус хатыны булса да, безнеңчә татарча сөйләшергә өйрәнде. Исемдә әле, аның олы кызы Катя Мәскәүдән Актүбәгә гел кайтып йөрде, гитарада бик матур уйный иде. Галина исемле кызы хәзерге вакытта Красный Ключта яши. Аның әле Александр исемле малае да бар иде, язмышы фаҗигале булды. Лиза түти үзе Актүбә зиратында җирләнгән.
Сугыш еллары булса да, Паскадан соң, тугызынчы көнне «зур поминка» (родительский день) уздырылды. Кем нәрсә булдыра ала, балчык плашка-табак белән зиратка ризык алып бара. Аракы алып бару гадәте юк иде зиратка, хәзер генә ул халык нәрсә эшләргә дә белми. Кабер өстендә ризык калдыру йоласы бар. Тик күкәйне ватмаган килеш калдырмаска; һава кошларын туйдыручы юк, бу шуларга, алар бит көтеп тора бездән. Иман китабында да, әгәр хәерең булса, чирләп ятучыга бир, аңа бирә алмасаң, аны караучыга бир, аны да очрата алмасаң, балаларга бир, алары да туры килмәсә, ава (һава - ред.) кошларын туйдыр, дип язылган бит. Үлгәннәрне искә алу өчен зиратка аракы алып бару - дөрес түгел.
Сугыш елларындагы ачлы-туклы тормыш, Аллага шөкер, авыр төш кебек ерак калды. Олы көнгә хәзер табын тутырып ризык пешерәбез. Мин үзем балан һәм, шулай ук, бәрәңге пирогы әзерләргә яратам. Безнең әби «кызым, бәрәңге чөйгем (җиңел ) аш», дия иде. Тәбикмәк пешерәм һәм күкәй манам. Гадәттә, суган кабыгын суга салып кайнатам да, акрын гына кайнаганда күкәй салып пешереп алам. Олы көнгә юылмаган кара кер калдырырга ярамый, өйне дә юарга кирәк. Шәһәр квартирында инде тузан сөртәбез, юабыз-җыябыз.
Әгәр дә Олы көн ризыгы әзерлисегез килә икән, үземнең кулич пешерү сере белән уртаклашыйм әле: дүрт күкәйне туглыйсың, шуңа дүрт аш кашыгы каймак, ярты стакан үсемлек мае, бераз йөзем, суда җебетелгән 25 грамм чүпрә, бер стакан сөт салып болгатасың һәм чама белән он өстәп, кашык белән яхшылап болгатып куясың. Ул тәбикмәк камырыннан куерак булырга тиеш. Кабарганчы көтәсең һәм формага салып, газ мичендә пешереп аласың.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: