Туган як

Авылда да эшлекле кешеләр кирәк

Хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында 8 эре авыл хуҗалыгы предприятиесе, 80нән артык крестьян-фермер хуҗалыгы, 43 гаилә фермасы бар һәм бу тармакта 3 мең тирәсе кеше эшли. Соңгы елларда районның шәхси хуҗалыкларында савым сыерлар тоту мәсьәләсен тотрыклы хәл итүгә ирешелде. Шәхси хуҗалыклар һәм кече фермалар буенча үсеш күзәтелә. Авыл хуҗалыгы...

Хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында 8 эре авыл хуҗалыгы предприятиесе, 80нән артык крестьян-фермер хуҗалыгы, 43 гаилә фермасы бар һәм бу тармакта 3 мең тирәсе кеше эшли.
Соңгы елларда районның шәхси хуҗалыкларында савым сыерлар тоту мәсьәләсен тотрыклы хәл итүгә ирешелде. Шәхси хуҗалыклар һәм кече фермалар буенча үсеш күзәтелә. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хаклары 20 мең сум тәшкил итә. Муниципаль район башлыгы Айдар Метшин, җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә авыл кешеләренең активлыгын күтәрү турында сөйләгәндә әнә шуларны әйтте.
«Авыл кешеләрен авыл хуҗалыгы бизнесына җәлеп итү зарур, - дип белдерде муниципаль район башлыгы. - Төрле программаларда һәм грантларда фермерларыбызның активрак катнашуына ирешергә кирәк. Бу авыл хуҗалыгы идарәсенең, эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәгенең үзара хезмәттәшлегендә өстенлекле юнәлеш булырга тиеш».
Күптән түгел Әлки районында узган семинар-киңәшмәдә Түбән Кама фермерлары турында да искә алганнар. Трудовой поселогыннан савым сыерлар асраучы Артем Морозовка 6 миллион 850 мең сум күләмендә грант биргәннәр. Аның фермасы республика конкурсында иң яхшылардан булып чыккан. Ә «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык» номинациясендә Түбән Афанас авылыннан Галина Мурзина бүләкләнгән. «Иң яхшы авыл җирлеге» номинациясендә исә Шәңгәлчене җиңүчеләр исемлегенә керткәннәр.
«Безнең бурыч - авыл кешеләренең эшлекле активлыгын арттыру, - диде Айдар Метшин. - Авылларыбыздан яшьләр китмәсен, шунда йорт салсын, гаилә корсын һәм үзенең туган җирендә эшли алсын өчен авыл хезмәтчәннәренә яхшы шартлар тудырырга кирәк».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: