Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Авыл яшьләре форумында

Узган атнада Кама Аланында Түбән Кама районының авыл яшьләре форумы узды. Анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Григорий Китанов һәм Альфред Нигъмәтҗанов та катнаштылар. Форумга, шулай ук, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният йортлары директорлары да килгән иде. Аларның киңәшләре белән авыл яшьләре арасында иң активларын районның яшьләр советына сайладылар. Ә...

Узган атнада Кама Аланында Түбән Кама районының авыл яшьләре форумы узды. Анда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Григорий Китанов һәм Альфред Нигъмәтҗанов та катнаштылар.

Форумга, шулай ук, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният йортлары директорлары да килгән иде. Аларның киңәшләре белән авыл яшьләре арасында иң активларын районның яшьләр советына сайладылар.

Ә ул советның җитәкчесе булып Трудовой поселогыннан 25 яшьлек фермер Артем Морозов сайланды. Форум барышында районның авыл яшьләренә грант конкурсларында катнашырга мөмкинлек бирә торган махсус курслар ачырга дигән карар кабул ителде.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә грант программасы белән кызыксынган яшьләр, берүк читтә кала күрмәгез, бу турыда тулырак мәгълүмат алу өчен авыл җирлеге башлыкларына мөрәҗәгать итегез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев