Авыл саен таралган
Керәшеннәрнең Олы көне (Пасха) алты атна буе ураза тотканнан соң бәйрәм ителә. Быел ураза 27 февральдә башланып 15 апрельгә кадәр дәвам итә. 15 апрельдә исә Олы көнне бәйрәм итәчәкбез. Табигать уянган чакта, Кышкы тунын салганда, Язгы бәйрәм - Паска көне Җитә бозлар акканда. Безнең Мамадыш районындагы Колышчы авылында Олы көнне...
Керәшеннәрнең Олы көне (Пасха) алты атна буе ураза тотканнан соң бәйрәм ителә. Быел ураза 27 февральдә башланып 15 апрельгә кадәр дәвам итә. 15 апрельдә исә Олы көнне бәйрәм итәчәкбез.
Табигать уянган чакта,
Кышкы тунын салганда,
Язгы бәйрәм - Паска көне
Җитә бозлар акканда.
Безнең Мамадыш районындагы Колышчы авылында Олы көнне күбрәк әнә шулай Паска дип йөртәләр.
Керәшеннәр өчен Олы көн - Иисус Христосның кабаттан терелеп торуы хөрмәтенә үткәрелә торган изге дини бәйрәм. Иртән-иртүк, әле яктыра гына башлаган бер чакта, балалар өйдән-өйгә кереп, күкәй җыеп йөргәндә, керә-керешкә:
- Христос терелеп торган, - диләр.
Хуҗалар да:
- Чыннан да терелеп торган, - дип җавап кайтаралар һәм сабыйларга төрле төскә буялган пешкән күкәй, күчтәнәч бирәләр.
Бу көнне бөтен халык иң затлы киемнәрен киеп, бер-берсенә кунакка йөрешә. Шушы бәйрәмгә атап асраган тәкәне, сарыкны алдан ук суеп куя.
Пасханы бәйрәм итү атна буена сузыла. Яшьләр төрле уеннар, шул исәптән, төрле төсләргә буялган күкәй белән отышлы уены уйнар өчен тауга яки болынга баралар. Безнең Мамадыш ягында бу иң кызыклы уеннарның берсе булып санала. Иң элек төрле төстәге күкәйләрне бер рәткә тезеп куялар. Шулар өстенә чүпрәктән тегелгән йомшак туп тәгәрәтеп җибәрәләр. Әгәр дә туп күкәйләргә тисә, ул кеше откан булып исәпләнә һәм туп тигән күкәйне үзенә ала да, уенны дәвам итә. Туп күкәйгә тимичә читкә тәгәрәсә, аны икенче уенчы алмаштыра... Шулай ук бу бәйрәмдә хәленнән килгән һәркем таган атына...
Яшьлекне артта калдырып, еллар узган саен, бу бәйрәм кадерлерәк була бара, күңелдә шигъри хисләр уята:
Олы көн ул борынгыдан,
Ата-бабадан калган.
Матур, олы бәйрәм булып,
Авыл саен таралган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 10:08Юкка чыгарганны тикшерәчәкләр Дуңгыз чумасы авыруы килеп чыгу сәбәпле, Пробуждение бистәсендә дуңгызларны һәм алардан җитештерелгән ризыкларны алып, юкка чыгарачаклар.8300
-
16 гыйнвар 2021 - 08:42Яңа кануннар нәрсә турында сөйли? Депутатлар хезмәт хакын юкка алып ятмый – яңа елдан безне яңа кануннар белән сөендерделәр, ә бәлки, көендергәннәрдер.7500
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
15 гыйнвар 2021 - 09:56«Идарәче компанияләрдә сорауларга җавап бирерләр»Гыйнвар башында коммуналь түләүләр өчен килгән квитанцияләр түбәнкамалыларны шаккатырды. Бигрәк тә, җылылык өчен саннар «шатландырды».15600
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.25400
-
15 гыйнвар 2021 - 09:56«Идарәче компанияләрдә сорауларга җавап бирерләр» Гыйнвар башында коммуналь түләүләр өчен килгән квитанцияләр түбәнкамалыларны шаккатырды. Бигрәк тә, җылылык өчен саннар «шатландырды».15600
-
14 гыйнвар 2021 - 16:41Шәһәр администрациясендә бүләкләү тантанасы узды Бүләкләрне шәһәрне һәм районны Яңа елга бизәүдә катнашканнарга тапшырганнар.15200
-
14 гыйнвар 2021 - 15:32НТР телерадиокомпаниясе - “Теләкләр чыршысы” муниципаль конкурс җиңүчесе Бүләкне медиахолдингка “Кыш Бабай бул!” хәйрия акция оештырган өчен тапшырганнар.13600
-
15 гыйнвар 2021 - 13:58Түбән Кама шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Салаватов башка җитәкчеләр белән яуган карны җыярга чыккан “Эш көненнән соң бергәләп чыгып, ике автобус тукталышын һәм җәяүлеләр сукмакларын чистарттык”, дип язган ул Инстаграм челтәрендә.13500
-
14 гыйнвар 2021 - 16:40Түбән Кама кибетләренең берсендә полиция хезмәткәрләре 64 шешә “фанфурик” тапкан Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.12900
-
14 гыйнвар 2021 - 15:09Россия халык санын алу 2021 елның апрелендә уза Бу юлы нәтиҗәләр өч елдан түгел, 1,5 елдан ук билгеле булачак.12800
-
14 гыйнвар 2021 - 13:54Вакыйгаларга бай булган Яңа ел бәйрәмнәрендә Түбән Кама шәһәрендә һәм районында алты авария теркәлгән. Зыян күрүчеләр арасында бала да бар.12400
-
15 гыйнвар 2021 - 11:4515 нче гыйнварда НТР 24 каналында "Көн темасы" тапшыруын карагыз Студия кунагы «Керәшен» җәмгыяте рәисе урынбасары Эльмира Ситдыйкова.11801
-
15 гыйнвар 2021 - 10:01Җинаятьче мәгълүм, җәзасы булырмы икән? Хуҗасыз этләр һәм мәчеләр турында еш ишетергә туры килә. Ата-аналар балалары соравы буенча эт алып, уйнап туйгач ретдиноваурамга чыгарып ташлаучылар шактый. Әле алай гынамы?..9800
-
15 гыйнвар 2021 - 11:04«Нур» мәчетендә малайлар һәм кызлар өчен кышкы яллар оештырылды 6-14 яшьлек малайлар ел саен җәен дә, кышын да лагерьда ял итә. Бу каникулда барлыгы 43 малай ял итәргә теләк белдерде.9400
-
16 гыйнвар 2021 - 10:08Юкка чыгарганны тикшерәчәкләр Дуңгыз чумасы авыруы килеп чыгу сәбәпле, Пробуждение бистәсендә дуңгызларны һәм алардан җитештерелгән ризыкларны алып, юкка чыгарачаклар.8300
-
16 гыйнвар 2021 - 08:42Яңа кануннар нәрсә турында сөйли? Депутатлар хезмәт хакын юкка алып ятмый – яңа елдан безне яңа кануннар белән сөендерделәр, ә бәлки, көендергәннәрдер.7500
-
16 гыйнвар 2021 - 08:18«Тотса Мәскәүләр якаң...» Яңа елның озын каникулларында Россиянең Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) турниры матчлары туктаусыз дәвам итте.6600
-
15 гыйнвар 2021 - 08:20Ачыктан-ачык әңгәмә Транспорт реформасы, коттеджлар бистәсе, «Триумф-НК» банкротлыгы, яңартылган Шинчылар урамы, пандемия... НТР 24 телеканалында «Башлык белән туры элемтә» тапшыруында күтәрелгән мәсьәләләрнең кайберләре генә әле болар.5500
-
15 гыйнвар 2021 - 11:40Фаҗигагә китерергә мөмкин Ел башыннан 200гә якын түбәнкамалы урамда егылып җәрәхәтләнгән.4200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика