Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Авыл хуҗалыгын исәпкә алу башланды

1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу башланды, ул 15 августка кадәр барачак. Бу чорда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм бакча участоклары турында мәгълүматлар җыячаклар. Безнең Түбән Кама районында авыл хуҗалыгын исәпкә алу белән махсус әзерлек узган 34 белгеч шөгыльләнә. Исәпкә алучылар зәңгәр төстәге жилет һәм...

1 июльдән Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу башланды, ул 15 августка кадәр барачак. Бу чорда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм бакча участоклары турында мәгълүматлар җыячаклар.
Безнең Түбән Кама районында авыл хуҗалыгын исәпкә алу белән махсус әзерлек узган 34 белгеч шөгыльләнә. Исәпкә алучылар зәңгәр төстәге жилет һәм кепка киеп, «Росстат» дип язылган зәңгәр портфель тотып йөри, махсус таныклыклары да бар. Моннан алда, 2006 елда уздырылган Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алудан аермалы буларак, бу юлы мәгълүматларны кәгазь бланкларга язмыйлар, планшет компьютерга кертәләр.
Шунысын да белегез: бу мәгълүматларда исем-
фамилияләр һәм адреслар күрсәтелми, бары тик җир участоклары, чәчүлекләр, җимеш агачлары, мал-туар һ.б. турындагы гомуми саннар исәпкә алына.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев