Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

«Авыл хуҗабикәсе- 2015»

Иске Чишмә авылы мәдәният йортында район беренчелегенә үткәрелгән «Авыл хуҗабикәсе - 2015» конкурсының финал өлеше узды. Анда районыбызның унбиш авыл җирлегеннән җыелган хатын-кызлар уңганлыкта ярышты. Бу конкурс, менә дүртенче елын инде, муниципаль район башлыгы урынбасары, «Женщины Нижнекамска» җәмәгать оешмасы рәисе Эльвира Долотказина җитәкчелегендә оештырыла. Катнашучылар өчен нинди генә ярышлар юк:...

Иске Чишмә авылы мәдәният йортында район беренчелегенә үткәрелгән «Авыл хуҗабикәсе - 2015» конкурсының финал өлеше узды. Анда районыбызның унбиш авыл җирлегеннән җыелган хатын-кызлар уңганлыкта ярышты.
Бу конкурс, менә дүртенче елын инде, муниципаль район башлыгы урынбасары, «Женщины Нижнекамска» җәмәгать оешмасы рәисе Эльвира Долотказина җитәкчелегендә оештырыла. Катнашучылар өчен нинди генә ярышлар юк: токмач кисү, җеп эрләү, ире белән бергә утын кисү һ.б. Әлбәттә инде, үзешчән артистлар буларак та үз осталыкларын күрсәттеләр.
Конкурска Казаннан дәрә-җәле кунак - «Женщины Татарстана» республика җәмәгать оешмасы рәисе Зилә Вәлиева килгән иде. Эльвира Долотказина, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов һ.б. жюри әгъзалары белән бергә, Зилә Вәлиева да иң оста хатын-кызны сайлауда катнашты.
«Авыл хуҗабикәсе - 2015» исеменә Тоба авылыннан Разия Якупова лаек булды. Аңа «Женщины Татарстана» республика җәмәгать оешмасының бүләге - ноутбук тапшырылды. Хәер, конкурс финалында катнашканнарның берсе дә бүләксез калмады, унбишенә дә спонсордан - авыл җирлеге советы депутаты эшмәкәр Роман Шапоревтан электр иттарткычы бирделәр.
Сүз уңаеннан, киләсе елда «Авыл хуҗабикәсе» конкурсын табигать кочагында уздырырга планлаштыралар, хатын-кызлар печән чабу, көлтә бәйләү, тәкыя үрү осталыкларын да күрсәтә алачак, диләр... Шулай булгач, бишенче конкурс тагын да кызыклырак булыр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев