Туган як

Ашаган малда өмет бар

Районыбыз терлекчеләре узган елны уңышлы гына төгәлләделәр. Ел нәтиҗәләре терлекчелек продуктлары җитештерүнең тотрыклы үсештә булуын күрсәтте. Узган ел район буенча барлыгы 26833 тонна сөт савылган, 24855 тонна ит җитештерелгән. Сөт җитештерү 2012 ел белән чагыштырганда 102 процент тәшкил итә. Һәр сыердан уртача 5169 килограмм (узган елгыдан 160 килограммга күбрәк) сөт...

Районыбыз терлекчеләре узган елны уңышлы гына төгәлләделәр. Ел нәтиҗәләре терлекчелек продуктлары җитештерүнең тотрыклы үсештә булуын күрсәтте. Узган ел район буенча барлыгы 26833 тонна сөт савылган, 24855 тонна ит җитештерелгән.
Сөт җитештерү 2012 ел белән чагыштырганда 102 процент тәшкил итә. Һәр сыердан уртача 5169 килограмм (узган елгыдан 160 килограммга күбрәк) сөт савылган. Республикада бу күрсәткеч - 4513 килограмм. Ит җитештерү дә 2012 елга караганда 257 тоннага (101 процент) арткан.
Терлекләрне кышлату дәвам итә. Ашаган малда өмет бар, дигәндәй, быелгы кышлату чорына районыбыз терлекчеләре, узган елдан калган запасны да кушып, бер шартлы терлеккә 33 центнердан артык терлек азыгы белән керделәр. Бу кышның кырыс шартларында терлекләрне тиешенчә тукландыру өчен җитәрлек.
Мөгезле эре терлекләрнең баш саны да башка елларга караганда артты. Чагыштыру өчен: 2011 елда - 13182 баш, 2012 елда 14336 баш мөгезле эре терлек булса, хәзер аларның саны 14442гә җитте. Күрсәткечләрнең бу дәрәҗәдә булуына крестьян-фермер хуҗалыкларының да өлеше зур, әлбәттә.
Районыбызда терлекчелек подукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешү өчен мөмкинлекләр тулы файдаланыла. Соңгы берничә елда хуҗалык фермаларында алдынгы технологияләр кулланалар, заманча саву аппаратлары белән эшлиләр, заманча җиһазлардан файдаланалар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: