Туган як

«Алтынчәч»тә ярты гомер узып китте

Педагогия училищесында бер ел укыгач, сагынуга түзә алмыйча ташлап кайтырга уйладым. Әнкәй каршы килмәде, әмма җанга тиярлек итеп, бер генә җөмлә әйтте: «Укыйсың килмәсә, сыер саварсың!» Сыер саву үзәккә үткән-гәдер инде, ул вакытта әнкәйнең сүзләре миңа хөкем карарыдай тоелды. Үзебезнең авыл белән Түбән Кама арасын кайта-китә йөреп, 1986 елда Түбән...

Педагогия училищесында бер ел укыгач, сагынуга түзә алмыйча ташлап кайтырга уйладым. Әнкәй каршы килмәде, әмма җанга тиярлек итеп, бер генә җөмлә әйтте: «Укыйсың килмәсә, сыер саварсың!»
Сыер саву үзәккә үткән-гәдер инде, ул вакытта әнкәйнең сүзләре миңа хөкем карарыдай тоелды. Үзебезнең авыл белән Түбән Кама арасын кайта-китә йөреп, 1986 елда Түбән Кама педучилищесын тәмамлап, өч кыз кайттык без авылга. Нәзирәбез -
Каенлы кызы, Югары Чаллыдан - Зинфира һәм мин. Бу вакытта классташыбыз Гөлфизә балалар бакчасында тәрбияче иде инде.
«Октябрь бүләге» сов-хозының гөрләп эшләгән еллары, яшьләр авылда бик кирәк. Балалар бакчасына тәрбиячеләр җитешми, шунлыктан безне эшкә бик теләп алдылар. Шулай итеп, без, тәҗрибәсез кызлар, кырык-илле баланы карарга, белгәнебезне шул сабыйларга өйрәтергә алындык. Күкрәк сөтеннән аерылмаган ун-унбер айлык бакча балалары безгә, үзләренең тәрбиячеләренә «апа» дип түгел, «әни», дип эндәшәләр иде...
Бинасына су кертелмәгән, ягып җылытыла торган ясле-бакчада эшләү белән генә чикләнмибез. Буш арада суган-сөенчек басуына, чүп утарга йөгерәбез. Кичләрен - агитбригада йөкләмәләре... Яшьлек дәрте ташып торганга, барысына да өлгердек.
Болар әле кайчан гына иде. Баксаң, бакчада эшли башлаган ул вакыттан соң утыз елыбыз (кешенең ярты гомер!) кечкенә балалар белән бергә «уйнап», үтеп тә киткән. Ничә буын балалар тәрбияләгәнбездер, исәпләгән юк. Әмма бакчага килгәч беренче кабул иткән сабыйларыбызның балаларын да тәрбияләргә насыйп булды. Хәзер үзебез дә әбиләр рәтенә бастык, оныклар сөябез.
Белемебезне камилләш-тереп, олы тәҗрибә туплаган беренче категорияле белгечләр булсак та, сабыйларча саф һәм самими фикерләүче, дөньяга балалар күзләре белән сокланып караучы һәм шул балалар кебек сөенә-шатлана белүче тәрбияче апалар булып кала алдык...
Дөрес, вакыт-вакыт, балалар бакчасыннан башны алып качар минутлар да булды, чөнки төп хезмәте бала карау-тәрбияләү булган тәрбиячеләрне кәгазь боткасына күмделәр. Кирәкмәгән кәгазь эше күп көчне, күп вакытны ала. Берсе икенчесенә комачауламасын дип, өйгә алып кайтабыз ул эшләрне.
Шушы утыз елда тәр-бияләп чыгарган балаларыбыз йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Араларында фермерлар, җитәкчеләр, зур сәхнәгә чыккан җырчылар да һ.б. бар.
Утыз елның егерме өч елын балалар бакчасы мөдире Фатыйма апа Исаева кулы астында эшләдек. Җитәкчебез зирәк акыллы булганга күрә дә, бер гаилә булып, дус-тату, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләү нәтиҗәсендә, ясле-бакчабыз гел алдынгы урыннарда барды. Кызганыч, Фатыйма апа быел лаеклы ялга китә. Аңа рәхмәтебез чиксез - бүгенге уңышларыбызга аның ярдәмендә ирештек.
Ә без инде 1 август-
тан хезмәт еллары баскы-чының утыз беренче басмасына атлаячакбыз. Алга таба да коллективка бергә-бергә эшләргә, Фатыйма апа вакытындагы кебек тату яшәргә язсын. Ясле-бакчаларыбызга үзгәртү җилләре кагылмасын. Авылны киләчәккә тоташтырып, балалар тусын, бакчабызда сабыйларның шат авазы яңгырап торсын иде...
Ләйсинә ВӘЛИЕВА,
Югары Чаллы авылының «Алтынчәч» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: