Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Алтын көзнең бер көнендә

Юрий Шестаковның редакциягә бер керүендә, "Түбән Уратмада нигезне яңартырга, бераз терлек асрарга исәп әле", дип, әйтүенә әллә ни игътибар итмәгән идем. Каенлыда яшәүче Юрий Николаевичны, олыгая-олыгая, үз чувашлары янына тартыладыр, дип уйлап куйдым. Язманы укый башламас борын, татар газетасында чувашлар турында яза, сәбәбе нәрсә икән дип, кызксынучылар баш ватмасын өчен,...

Юрий Шестаковның редакциягә бер керүендә, "Түбән Уратмада нигезне яңартырга, бераз терлек асрарга исәп әле", дип, әйтүенә әллә ни игътибар итмәгән идем. Каенлыда яшәүче Юрий Николаевичны, олыгая-олыгая, үз чувашлары янына тартыладыр, дип уйлап куйдым. Язманы укый башламас борын, татар газетасында чувашлар турында яза, сәбәбе нәрсә икән дип, кызксынучылар баш ватмасын өчен, аңлатып үтәм. Беренчедән, Юра гомере буе татарча сөйләшә, "Туган як"ны укый, белдерүләрен дә гел безнең газетага ташый. Икенчедән, аның белән без инде узган гасыр азагыннан ук танышлар. Түбән Уратма участковые Никанор Шестаковны үтерүчеләр хөкем ителгән суд утырышында катнашканда аның бертуган энесе Юраны да күргән идем (гомумән, гадел һәм чын милиционер Никанорның якыннары тормышын күз уңыннан яздырмаска тырыштым). Армиядән соң, унөч елдан артык, Каенлы, Сухрау һ.б. авылларда участок милиционеры, ә аннан соң оешмаларда иминлек хезмәткәре булып эшләгән Юрий Шестаков инде килеп, фермерлык эшчәнлегенә керешкән. Моны ничек итеп үз күзең белән барып күрмисең ди инде?!

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗановка ияреп, әнә шул Юрий Шестаковның гаилә фермасына килдек. Көзге сытык көнне ямьләп, бакчада күпьеллык үлән яшәреп утыра. Яңа гына җиткерелгән терлек торагы җыйнак араннарга бүленгән. Һәр аранда, тамаклары тук икәнен белдереп, "каты борын"нар мыркылдаша. Араннарда да чисталык, торакның үзенең дә һәр почмагы ялт иткән. Татар газетасында дуңгызлар турында язу килешәдерме-юкмы, белмим. Әмма алары да Аллаһының үз мәхлуклары, шулай булгач, әлеге мыркылдыкларның бәләкәй чагымнан ук үземне гаҗәпсендерә торган бер гадәтләрен телгә алам. Ябып асрала торган дуңгызлар аранының бер почмагы - ашау урыны, икенчесе - ашаганны "бушату" урыны, өченче почмагы - яту, йоклау өчен. Болар сиңа, үз тизәгендә үзе ята торган т...как сыер түгел инде...

Ана дуңгызлары гына да 18 башлап, вагы-төяге 60лап булыр, әгәр санын бутамаган булсам. Торакта җылы, якты. Бу фермага килгән җитәкчеләрдән Лида Тартмина сүзләре белән әйтсәк, "һәр өйдә дә биредәге кебек чисталык юктыр әле". Кайчандыр үзе дә Түбән Уратмадагы мәктәптә укыткан Лида ханым Шестаковларның бу авылда ихтирамга лаеклы билгеле нәсел икәнен телгә алып үтте. Аның сүзләрен куәтләп, авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин, Юрий белән хатыны Лиданың, инде яшьләре шактый булса да, гаилә фермасы төзергә алынуларын һәм, яшь-җилкенчәкне уздырырлык итеп эшләүләрен сөйләде. Район мал табибы Миңнулла Шакиров исә, үз һөнәре нечкәлекләренә зур әһәмият бирүче белгеч буларак, дуңгызлар асрауга керешкән фермерның ветеринария-санитария кагыйдәләрен төгәл үтәвен (дуңгызлар урамда йөрми, ябык торакта) мактап, әзер продукция тапшырганда да ул кагыйдәләргә таянып эш йөртүен теләде.

Альфред Галимович, шәһәр халкын үз районыбыз авыллары хезмәтчәннәре, фермерлары тырышлыгы белән җитештерелгән сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итү зарурлыгы хакында искәрткәннән соң, фермерлык хуҗалыклары эшчәнлегенә тукталды. Бик кыска вакыт эчендә гаилә фермасын аякка бастырып килүче Юрий Шестаковка муниципаль район башкарма комитетының Рәхмәт хатын тапшырды. Шестаков кебек тырыш фермерларга авыл җирлеге җитәкчелегенең дә аерым игътибары булырга тиешлегенә басым ясап, бу уңайдан, фермерның терлек торагына кадәр су торбалары сузуда һ.б. булышкан Айрат Гарифуллинны мактап сөйләде. Бу тантанага махсус килгән авыл җирлекләре башлыклары Наталья Бурчина, Дмитрий Павлов һ.б. бу сүзләрне дә хәтерләрендә калдырганнардыр.

Әзер ферманы күреп, акчасы булса, төзеп-корып куюның ние бар инде аның дип уйлыйбыз. Әмма аның авырлыгын бу эшкә тотынган кеше н үзе генә белә... Менә бу очракта да, махсус программа буенча, дәүләттән Шестаков 1 миллион сумлык ярдәм алган. Анысы янына 1 миллионлык кредит (ничә ел буе өстәмә проценты белән кире кайтарасы булачак әле!) һәм үзләренең тагын 1,5 миллион сумнары өстәлгән. Терлек торагы төзегәндә, эретеп-ябыштыру эшенә оста булган олы уллары Артур белән Каенлы мәктәбенең сигезенче классында укучы Никита алны-ялны белмичә эшләгәннәр.

Каенлы белән Уратма арасын көн дә уравы авыр булганлыктан, гаилә башлыгы күбрәк биредә яшәргә мәҗбүр. Ә инде туган нигездә үз йортларын салып кергәч (төзелеш кирәк-ярагы алганнар инде), Шестаковлар фермерлык эшчәнлеген тагын да ныграк җәелдерәчәкләр. Алга таба эшне өч юнәлештә алып барырга телиләр: дуңгызчылык, мөгезле эре терлек асрау һәм игенчелек. Без килеп күргән терлек торагының туган йортлары ихатасында (җиренең гомуми мәйданы - 26 сутый) салынган. Шестаков арендага 50 гектар җир алган, әлегә ул биш ел вакыта рәсмиләштерелгән. Ул анда терлеккә ашатыр өчен күпьеллык үлән үстерергә уйлый...

Эшнең бетеп торганы юк

Түбән Уратмага барышлый күзгә саргайган кукуруз басуы чалынып калган иде. авылда яшәгәндә кукурузны җәй уртасында, яшел килеш урганнары истә калган. Шуны хәтернең бер почмагыннан казып алдым да, бик белдеклеләнеп һәм шелтә катыш, әллә кар яуганны көтәләрме дип, сорадым. Альфред Галимович, силоска салу өчен кукуруз массасының дымлылыгы 70 проценттан ким булырга тиешлеге хакында әйтте. Кукуруз силосының сыерлар сөтен һәм, шулай ук, симертүдәге яшь терлекнең авырлыгын арттыру өчен кыйммәтле азык икәне билгеле. Без авылга чыккан көнгә "Бәхетле-Агро" белән "Нефтехимагропром" хуҗалыкларында кукуруз силосы 27 мең тонна салынган булган.

Район буенча 175 гектарда утыртылган бәрәңге уңышы да әйбәт: гектарына -- 260 центнер. Владимир Аппаковның "Земляки"ен җитәкче аерып әйтеп үтте. Яшелчә дә бер гектардан уртача 350 центнер чыккан. Таипов һәм Аппаков хуҗалыкларында үстерелгән кәбестәне җыеп аласылары бар.

Бөртеклеләргә килгәндә, газетада алдан язылганча, гектарыннан уртача 22 центнер уңыш алынган. Район буенча тулаем җыем 61 мең тонна булган. Мин җир кешесе түгел, бу күрсәткечләр шәпме-түгелме, әйтә алмыйм. Әмма елның яз һәм җәй фасылларыннан чыгып фикер йөрткәндә, соңгы 4-5 елда җир эшләре кешене түземлелектә сынау чоры булгандыр. Гомумән, безнең төбәктә игенче күңеле көткән мул яңгырлы җылы язларны, яңгырлы эссе җәйләрне кырыс табигать бик сирәк бүләк итә. Быел да язгы чәчүне тәмамлаганнан соң, июнь уртасына кадәр игенче тилмереп яңгыр көтте. Июнь уртасы дигәнне Альфред Галимович, "14 июньгә кадәр", дип төзәтте. Без гомумиләштергәндә, шулай көне-сәгате белән, уңыш язымышы өчен борчылучы җир кешесе үзе генә әйтә ала шул... Бүгенге көндә бөртекле һәм кузаклы культуралардан киләсе ел уңышына дигән 8 мең тонна орлык амбарларга салынган, калибрлыйсы, тиешенчә эшкәртеп, саклауга куясы гына калган. Җирне туңга сөрүгә килгәндә, тиешле чәчүлек мәйданның 84-85 процентында бу эш төгәлләнгән.

Дөрес ишеткән булсам, көнлек савым буенча безнең район республикада беренче унлыкка якын тора. Бер сыердан уртача тәлеклек савым - 13 килограмм. Күптән түгел генә газетада Украина ягыннан кайткан бер гаиләнең "Бәхетле-Агро"га сыер савучылар булып урнашканын олы бер шатлыкка тиңләп язган идек. Авыл хуҗалыгы сыер савучыларга, терлек караучыларга кытлык кичерә шул. Авыр һәм кара эштән курыкмаучылардан су буе чират тезелсен өчен, сыер савучының хезмәт хакын 40-50 меңгә җиткерергә кирәк булыр иде. Әле ул чагында да, минем шикелле, сыер җилененә үрелүгә үк, чиләгең-ниең белән бигесезлеккә очып, җирдә әле миңгерәеп ятканда, сыерның күшәвеннән туктамыйча гына борылып мыскыллы каравын сөзәргә теләве дип аңлап, зәңгәрле-яшелле тавышлар белән сөрән салган куркаклар килмәс. Яшь килен чактагы шул вакыйгадан соң, сыерларны мин әллә каян урап уза башладым. Бу нәрсәгә ишарәме? Сыер савучы да, терлек караучы да һәм, гомумән, авыл хуҗалыгының теләсә кайсы тармагында эшләүче, Түбән Уратма авылы егете Шестаков һәм башка тырыш фермерлар кебек, җирнең, терлекнең кадерен белүче һәм батырып эшләүче чын авыл кешесе булырга тиеш.

Иртәме-соңмы, моны хөкүмәттәгеләр дә аңлар. Ә ул аңлауны мин, җир кешесенә, авыл фермерларына елның-елында, дәүләт гарантиясе буларак, дотация бирелү дип исәплим. Шунсыз, коры бер энтузиазм белән генә авыл хуҗалыгы тармагы аякка баса алмаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев