Туган як

Алдынгылар арасында лаеклы урыныбызны сакларбыз

Халыкны азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүче авыл хуҗалыгы тармагы яшәешебезнең иминлеген булдыруда төп чыганак булып тора. Шуңа үземнең 50 еллык хезмәтем керүгә мин чын күңелемнән горурланам. Хуҗалыкларны да, шулай ук кулланучыларны да мул тормыш белән тәэмин итү, терлекчелек продуктлары җитештерүне арттыру һәрвакыт төп бурычларның берсе булды һәм киләчәктә дә шулай...

Халыкны азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүче авыл хуҗалыгы тармагы яшәешебезнең иминлеген булдыруда төп чыганак булып тора. Шуңа үземнең 50 еллык хезмәтем керүгә мин чын күңелемнән горурланам. Хуҗалыкларны да, шулай ук кулланучыларны да мул тормыш белән тәэмин итү, терлекчелек продуктлары җитештерүне арттыру һәрвакыт төп бурычларның берсе булды һәм киләчәктә дә шулай булып калачак. Бу мәсьәләне гамәлгә ашыру максатыннан, соңгы елларда әлеге тармак бик зур уңай үзгәрешләр кичерде. Мәсәлән, җитештерүгә терлекләрне интенсив махсуслаштырылган нигездә асрауның һәм тукландыруның яңа технологик процесслары кертелде, югары җитештерүчән сөт саву установкалары урнаштырылды. Терлекләрне югары продуктлы токымлыларына алмаштырабыз, терлек азыгы әзерләүгә, эшкәртүгә һәм аның сыйфатына таләпләр арта.
Әлеге үзгәрешләрнең нәтиҗәсе буларак, 2012 елдан башлап, районда һәр фураж сыерыннан елга 5000 килограммнан артык сөт савыла, бу күрсәткеч агымдагы елда да сакланыр дип исәплибез. Тармак эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, быелның 9 аенда районда сөт җитештерүнең тулаем күләме, 2016 елның шул чоры белән чагыштырганда, 105 процент тәшкил ит шулай уйларга нигез бирә.
Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре «Бәхетле-Агро», «Союз-Агро»ның «Прикамский» региональ җитештерү комплексы, «Кармалы» агрофирмасы һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитештерүдә күп кенә күрсәткечләр буенча нәтиҗәле эшләп киләләр. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы продуктларыннан сөт, ит җитештерү һәм сату буенча күрсәткечләр тотрыклы үсештә, бүгенге көндә республиканың 43 районы арасында беренче унлыктагы урынны били.
«Нефтехимагропром» җәмгыяте, инвестор алмашынганнан соң, эшнең сыйфатын саклау һәм җитештерүне киңәйтү буенча эшчәнлек алып бара. Шуңа да карамастан, агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, ягъни 1 октябрьгә, мөгезле эре терлекнең баш саны, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 1324 башка кимегән. Киләчәктә бу яктан уңай үзгәрешләр булыр, дип өметләнәбез.
2017 елның 9 аенда 20 мең тонна тирәсе сөт сатылган, бу узган елгы күрсәткечтән 1100 тоннага күбрәк. РПК «Прикамский», «Кармалы» агрофирмасы, «Нефтехимагропром» җәмгыяте һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының сөт җитештерү һәм сату буенча күрсәткечләре узган елгыдан артыграк.
Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм гаилә терлекчелек фермалары арасында Илнур Зәйнуллин, Марат Абзалов, Марсель Ахунов, Болгардан бертуганнар Әсгать һәм Ирек Әхмәтвәлиевләр, Минкәдән Рәхимҗан Вәлиуллин, Трудовой поселогыннан Артем Морозов, Ширәмәт авылыннан Анатолий Андреев, Колмакчыдан Людмила Сальлева, Елантаудан Валерий Макаров, Каенлыдан Зинаида Пызыкова һәм башка күпләр нәтиҗәле эшли.
Бу елның кышлату чорында катнашмалар белән берлектә 35 центнер азык берәмлеге азык әзерләнде. Алда силос өчен кукуруз җыю бурычы тора.
Азык культуралары чәчү әйләнешен саклап калуга игьтибарны киметмәү, терлекләргә бирелә торган азык рационында фәнни яктан тәкъдим ителгән өстәмәләр файдалану терлекчелектә уңышка ирешүгә нигез булып тора.
Сентябрь ахырында районыбыз терлекчеләре, сыерларны абзарларга кертеп, кышлату чорына күчтеләр. Товар җитештерүчеләргә ит һәм сөт җитештерүне киметмәү бурычы тора. Сәламәт үрчем һәм күп сөт алу өчен, сыерларны һәм таналарны бозаулатуга әзерләүнең гомуми кагыйдәләрен үтәү зарур.
Районыбызның терлекчелек тармагы республиканың алдынгы районнары арасында үзенең лаеклы урынын саклар, дип ышанасы килә.
Мансур ШӘРӘФЕТДИНОВ,
ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: