Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Алдан эшләү мәслихәт

Республиканың берничә районында кош гриппы таралган.

“Шул сәбәпле, районның кош асрау белән шөгыльләнүче шәхси хуҗалык, кошчылык предприятиеләре җитәкчеләренең барлык куркынычсызлык чараларын үтәүләрен сорыйбыз”, дип яза Инстаграм челтәрендә Түбән Кама муниципаль район башлыгы урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов. Ул йорт кошларын бары тик ябык урыннарда гына тотарга, кыргый кошлар янына җибәрмәүне; кош-кортны, йомырка, терлек азыгы, технологик җиһазларны сертификаты булганда гына сатып алу киреклеген искәртә. Кош гриппына шик туган очракта, мөмкин кадәр тизрәк ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. “Башка елларда хуҗалыкларда кош-кортны күпләп сую көннәр суыту белән башлана иде, быел исә, чир ияртүне булдырмый калу өчен, йорт кошларын якын арада суя башларга киңәш итәбез”, дип яза Альфред Нигъмәтҗанов.

фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев