Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Агы да, карасы да...

Түбән Кама районы авылларында халык җыеннары башланды. Беренчесе Түбән Уратма авылында узды. Җыеннар турында алдан ук хәбәр ителсә дә, мәдәният йорты залы, кызганычка, яртылаш кына тулган иде. Югыйсә, авыллары язмышы турында борчылган кешеләр активрак булсалар да ярый.

Җыен башында җитәкчеләр, гадәттәгечә, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар. Чыннан да, Түбән Уратманы районда алдынгы авылларның берсе дип әйтеп була. Юллар ясалган, урамнар якты, су, газ кертелгән. ФАП төзегәннәр, мәктәп яңартылган, спорт залы, шугалак бар. Киләсе елга мәдәният йортын төзекләндерергә ниятлиләр. Авыл җирлеге хакимияте һәм депутатлар ярдәмгә мохтаҗларны онытмыйлар.
Авылда кешеләр дус яши. Бер-берсенә ярдәм итә, өмәләрдә дә бергә катнашалар. Кышын юлларны иртәдән үк чистартып куялар. Мондый чисталык һәм пөхтәлекне шәһәрдә дә очратып булмый.
Дингә килгәндә, җирле имам мәчетләренең төзек, матур булуы турында сөйләде, тик менә авылдашлар иман йортына бик ашыкмыйлар икән.
Ә менә Роза Якимованы кондызларның артык үрчеп китүе борчый.
– Ел саен 65әр наратны егып, буа буалар. Агачлар кызганыч, шулардан чара күреп буламы? – дип җиткерде ул зарын. Җитәкчеләр гариза язарга вәгъдә бирделәр. Әмма кондыз зыян итсә дә, аны билгеле вакытта гына ауларга ярый икән.
Авылда балалар бакчасы начар хәлдә икән. Түбәсен төзәтәсе, тәрәзәләрен алыштырасы һ.б. ремонт эшләре кирәк. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, капиталь ремонт вәгъдә итмәсә дә, «мөмкин кадәренчә булышлык күрсәтербез», диде.
Кешеләр шулай ук авылда йорт сатып алып, аны ташлап, шәһәрдә яшәүчеләрдән дә зарланып алдылар. Ник дисәң, ишегалдын, капка алдын, бакчасын чүп үләне баса, ә бу – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу дигән сүз, аннары урамның ямен дә бетерә. Нишләптер, андыйларга карата административ беркетмә дә төзелми. Халыкка бу мәсьәләне тикшерергә вәгъдә бирделәр, аннары авыллар буенча даими рейдлар үткәрәчәкләре турында кисәттеләр.
Урамнарын кайгыртып, кешеләр Уратма елгасы турында онытып җибәрәләр: аның ярында машиналарын юып, әйләнә-тирәне, суны пычратучылар бар. Фермерлар сыерлары өчен аерым көтүлек ясап мәшәкатьләнмиләр, урамга чыгарып кына җибәрәләр. Бу да күркәм эш түгел. Бер фермер көтүлекне хәтта елга буенда ясап, штрафка да тартылган.
Түбән Уратма авыл җирлеге депутаты Әнәс Миңнәхмәтов та шелтәсен җиткерде. Үзе әйтүенчә, спортзал, шугалак бар, балалар актив рәвештә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар каралган. Тик алар һәрвакыт буш тора. Авылда яшьләр урамга чыкмый. Булдырылган икән, мондый мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк, билгеле.
Җыен авыл җирлеге алдынгыларын бүләкләү белән тәмамланды. Тик залда буш урыннар күп булганлыктан, үземдә шәхсән сорау калды: бу чарага килмәүчеләр барыннан да канәгатьме, әллә сорауларын бирергә оялдылармы икән?
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

Фото e-nkama.ru сайтыннан алынды .

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев