Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

200 яшьлек тальян

Безнең Югары Чаллы авылында иң оста гармунчы буларак танылган Гомәр абыйның тальянын күргәнем дә, анда уйнаганын да ишеткәнем бар иде. Тик тышкы яктан ялтырап торган әлеге тальянга ике йөз яшьтән артык икәнен ишеткәч, шаккаттым. Әйтәм, Гомәр абый аны үзеннән калдырмый. Кая барса да кулында әлеге кадерле истәлеге. Музейда сакланырлык бу...

Безнең Югары Чаллы авылында иң оста гармунчы буларак танылган Гомәр абыйның тальянын күргәнем дә, анда уйнаганын да ишеткәнем бар иде. Тик тышкы яктан ялтырап торган әлеге тальянга ике йөз яшьтән артык икәнен ишеткәч, шаккаттым. Әйтәм, Гомәр абый аны үзеннән калдырмый. Кая барса да кулында әлеге кадерле истәлеге. Музейда сакланырлык бу мирасы Гомәр абыйга нәселдән нәселгә күчеп килгән, шуңа да ул аның белән бик горурлана.
Бүген 73 яшен тутырып килгән Гомәр абый тальянының тарихын да бик яратып сөйли. Бабасының әтисе Гобәйдулла карт аны Минзәләдән килгән юлаучыдан ике йомры ипигә алып кала, аны улына - Гомәр абыйның бабасына калдыра, шулай итеп, гармун нәсел буенча күчеп бара. Авыл картларыннан тальянның төгәл ничәнче елда авылга килеп кергәнен белергә тырыша Гомәр абый, тик алар берсе дә хәтерләми ди. Хуҗасы фикеренчә, гармунга ике йөз яшь бар инде.
Бу тальянда гаиләдәге бөтен ир-егет уйнап чыга. Гомәр абыйның әтисе дә, әтисенең бертуган энеләре генә түгел, ә сеңелләре дә авылда иң оста гармунчылардан саналганнар. Кырык беренче елда аларны сугышка алалар. Өйдә әле ике яшен генә тутырган Гомәр абый әнисе һәм бабасы белән кала. Әтисе дә, абыйлары да сугыштан әйләнеп кайтмыйлар. Түр башында торган тальянда бабасы вакыт-вакыт уйнаштырса да, мәчеткә йөри башлагач алып ук куялар. Шулай да әзрәк буйга җиткәч әнисе Гомәр абыйга инде тузан кунырга өлгергән тальян тарихын сөйләп бирә. «Менә бу әтиеңнең гармуны, аны саклап кына уйнарга өйрән», - ди. Унике яшендә Гомәр абый үзлектән гармунда көйләр өйрәнә. Иң элек уйный белмәвеннән оялган кечкенә Гомәр кичләрен мунчага барып тальян күреген тарткалый башлый. «Мунчада җеннәр уйнарга өйрәтә дип кайсыдыр әйткән иде», - ди гармунчы, уенын-чынын бергә кушып. Тырыша торгач, бию көе чыга тальяныннан. «Миңа урам көе белән бию көе өйрәнергә кирәк иде. Гармун асып та йөрмәсен, бию көен белмәсә, дип җырлыйлар бит. Каршыңа бер кыз чыкса, бию көе дә уйный алмыйча торсаң, бик оят булыр дип уйладым», - ди тальянчы.
Тышкы яктан тальян әллә ни иске күренми дә. Гомәр абый аны һәрвакыт карап, майлап тора икән. «Ел саен Сабантуй алдыннан кара буяу белән буйыйм мин аны, алайса кубып бетә», - ди гармунчы. Тальян күреге янына кечкенә генә көзге дә ябыштырып куйган әле, үзенчә бизисе килеп. Шулай да, Гомәр абый әйтүенчә, кадерле истәлегенең искерүе сизелә икән, көйләр дә элеккеге кебек үк чыкмый, «кычкыра» да башлады ди ул. Җитмәсә, Гомәр абыйныкы кебек тальян авылда берәү генә була, баяннар, аккордеоннар кешедә күренгәләсә дә. «Безнең бөтен районда да мондый озын гомерле тальян юк ул», - ди гармунчы.
Авыл җирендә гармунда уйнаучылар бармак белән генә санарлык була ул заманда. Гомәр абый үзенең тальяны белән шуңа күрә бер кичә-мәҗлестән дә калмый. Армиягә озату кичәләре дисеңме, кичке уеннар, кыз алырга бару, урам концертлары... Хәтта якын-тирәдәге Ташлык, Шәңгәлче, Каенлы, күрше Зәй районындагы Шөпкә, Имәнле авылларына да концерт куярга бара тальянчы. «Ул чакта бөтен көйләрне белә идем, хәзер инде күбесе онытылган», - дип искә ала Гомәр абый.
Элек гармунда, баянда уйнаучы егетләр авылда беренчеләрдән саналган, «почетта» булган, дип сөйли иде әбием. Гомәр абыйның инде менә илле ел иңгә-иң куешып яшәгән хатыны Рәфкыя ападан: «Әллә тальянда уйнаган өчен яраттыгызмы Гомәр абыйны?» дим. «Шулайдыр инде, ул вакытта гармунчы бик авторитетлы иде бит ул», - ди елмаеп кына Рәфкыя апа. Әле өйләнешкәнче үк кичке уеннарның үзәгендә булган, клубтагы бөтен кичәләрдә тальянда уйнап кызлар җырлаткан егетне дә көнләшми идем ди ул, Гомәр абый белән горурланып кына йөрүен әйтә.
Әле күптән түгел авыл клубында узган «Урам концерты»на да чакыралар Гомәр абыйны. Попурри уйнап, такмаклар җырлап кайта ул. Өлкән буын кешеләре «яшь чаклар, элеккеге Сабантуйлар искә төште», ди аның уйнавын тыңлагач. «Безнең вакытта Сабантуйлар гөрләп уза иде. Алдан алты көн буена уйнап-биеп үтә, җиденче көнгә - Сабантуй. Аннары күрше авылларда башлана. Шулай бер ай буе зурлап бәйрәм итә иде халык,»-ди Гомәр абый. Хәзер дә ел саен Сабантуйга чыга ул, тальянын да үзеннән калдырмый. Яшьләр магнитофонга биегәндә, үзенең яшьтәшләре белән бер почмакта тальянга җырлап-бииләр алар.
Гомәр абый үзе гомер буе авыл хуҗалыгында эшли. Җиде класс тәмамлагач, фермага үгезләр карарга менә. Соңрак Алабугада укып кайткач, тракторга утыра, дүрт дистә ел шунда эшли. Инде бишенче дистәләрен тутырып килгән әлеге гаилә авылда үрнәкләрдән санала. Рәфкыя апа да кырык елдан артык авылдагы медпунктта фельдшер булып эшләгән. Гомәр абый тальянда уйнап танылса, хатынының чиккән мендәрләре белән авылыбызның күп кызлары кияүгә киткән. Өч малайларының берсе дә гармунда уйнамый. Шулай да җырга-моңга сәләт кызлары Венера апага күчкән. Ул күрше авылда клуб мөдире булып эшли, авыл концертларының берсе дә аннан башка узмый. Кечкенә вакытта Венера апа тальянда да уйнарга өйрәнә, тик Гомәр абый «гармунда уйнау егетләр эше», - дип туктата аны.
Инде дүртенче буынга күчкән тальянны кемгә калдырасын әле Гомәр абый үзе дә белми. Оныклары әле бик кечкенә, алар үсеп-җиткән заманда тальянның нәрсә икәнен дә белмәүләре ихтимал, ди ул. Икетуганнары арасында да тальянда уйнаучылар юк икән. Нәселдән нәселгә күчеп барган мирасның үзеннән соң кирәксез, кадерсез булып калуыннан курка Гомәр абый. Тальянны сорап килүчеләр дә булган, тик кадерле истәлеген теләсә кемгә бирергә теләми ул, аннан аерылу авыр булыр иде, ди. Чыннан да, тальяны аңа күз карасыдай якын, әнә бит мин килгәч тә шкаф өстеннән генә алды. «Еш кына кулга алып утырам мин аны, бөтен серемне уртаклашкан, минем янымда булган иң якын дустым бит ул минем», - ди тальяны турында Гомәр абый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев