Альбина Вәлиева автор яңалыклары
-
Яңа ел бүләге
НТРның иң матур һәм могҗизалы яңа ел традицияләрнең берсе - “Кыш бабай бул” акциясе. Изге күңелле түбәнкамалылар ярдәме белән кочак-кочак бүләк җыелды. Әкияти герой шуларны өләшә башлады. Бу юлы тылсымчы Балалар йорты ишеген шакыды.
-
Бәйгегә йомгак ясалды
Татарстан һөнәрчелек палатасы әгъзасы Раил Әсләмов “Әти-әнигә булышу” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде. Төп приз - үзәк мәчете макеты.
-
Бер көндә - өч авария
Узган ялларда Түбән Кама - Чистай трассасында өч авария булган. Өч кеше үлгән. Беренчел фаразлар буенча, юл фаҗигаләрнең төп сәбәбе - каршы як полосага чыгу.
-
Яңалыклар. Эфир 23.12.2022
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2022 елның 23 декабре чыгарылышы.
-
Шәхси кабул итү
Күп балалы гаилә ярдәм сорады. Тынычлык проспектындагы 52 нче йортта яшәүче тротуарга машиналарын куючыларга зарланды. Торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы мәсьәләләр... Түбән Кама мэры шәхси кабул итү үткәрде.
-
Яңалыклар. Эфир 22.12.2022
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2022 елның 22 декабре чыгарылышы.
-
Җыр-моңга гашыйк
70 яшьтән соң тормыш башлана гына - түбәнкамалы Рәхимә Газизова моны үз мисалында дәлилли. Хатын-кыз төрле республика һәм шәһәр күләм бәйгеләрдә катнашып, бүләкле урыннар яулый.
-
Яңалыклар. Эфир 21.12.2022
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2022 елның 21 декабре чыгарылышы.
-
«Форсат» тапшыруы. Коръән мәҗлесе
Иҗат төркеме Кызыл Чапчакта кунакта булды. Авылның горурлыгы булган мәчеттә коръән ашы узды.
-
Рөстәм Галиевнең тәүге китабы дөнья күрде
Тормыш юлы, һөнәри эшчәнлеге, театр тарихы... Рөстәм Галиев түбәнкамалыларга “күңел дәфтәрен”дә ниләр булуы турында сөйләде. Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе тәүге китабын тәкъдим итте. Аны ул “... Чаклар” дип атаган.
-
Кар чистартуга машиналар комачаулый
Коммуналчылар көчәйтелгән режимга күчте. Барлык техника һәм ишегалды җыештыручылары юлларны чистартуга җәлеп ителгән, тик аларның эшенә - машиналар комачаулый.
-
Яңалыклар. Эфир 19.12.2022
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2022 елның 19 декабре чыгарылышы.
-
Ярты гасырлык бәйрәм
Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә юбилеен билгели. Заманча учреждениегә - 50 ел. Әлеге дата уңаеннан, зур тантана оештырылды. Анда иң кадерле кунаклар - китапханә ветераннары һәм тугры укучылар чакырылды.
-
Фаҗигале авария
Юл-транспорт һәлакәте 13 нче декабрьдә булган. Беренчел фаразлар буенча, йөк машинасы каршы якка хәрәкәт итүче “Лада Гранта” автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, өч кеше хастаханәгә озатылган, тик шуларның берсен коткарып булмады.
-
Су мәсьәләсе
Корабельная урамындагы 14 нче йортта яшәүчеләр коммуналчылар белән көрәшә. Халык әйтүенчә, краннан кайнар су урынына бераз гына җылымса ага.