Ветераннарны хөрмәтләделәр
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Радмир Беляев Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып, батырлыклары өчен шәхсән рәхмәт белдерде.
Ул беренчеләрдән Курск сугышында катнашкан, сугыштан соң слесарь булып эшләгән Гаяз Минһаҗевны котлады. «Сезнең батырлыгыгыз — безнең тыныч тормышыбызның нигезе. Сезгә озын гомер һәм сәламәтлек телибез, нәсел дәвамчыларыгыз сезнең белән горурлануларын күреп, сөенеп яшәргә язсын», — диде Радмир Беляев. Түбән Кама районы ветераннар Советы Рәисе Григорий Китанов Гаяз Минһаҗевка мөрәҗәгать итеп, районда геройлар турындагы хәтерне саклауга аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте.
22 нче гимназия укытучылары һәм укучылары да ветеранга рәхмәтләрен җиткерделәр. Гаяз Минһаҗев сугыш афәтенең куркыныч булуын әйтеп, барыбызга тыныч-имин көннәр теләде.
Радмир Беляев минометчы булып фронт кичкән һәм Япония белән сугышта катнашкан Панфил Павлов янында да булып, аны бәйрәм белән котлады.
Быел 99 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Фәүзи Таҗиев сугыш вакытында пулеметчы, төзәүче һәм артиллерист булып хезмәт иткән. Сугыштан соң Фәүзи Бикмөхәммәт улы химия комбинатында эшләп, шәһәр үсешенә зур өлеш кертә. Радмир Беляев ветеран янында булып «Сезнең хезмәтегез һәм эшкә тугрылыгыгыз соклану уята», — дип билгеләп үтте.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Кама районы администрациясе исеменнән Радмир Беляев ветераннарга азык-төлек җыелмалары тапшырды, җиңүчеләргә рәхмәтен белдерде.
(Мәгълүмат муниципаль районның рәсми сайтыннан алынды)
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев