Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбәнкамалылар «Профессионаллар» чемпионатының йомгаклау этабында 2 медаль яулады

Чемпионатның төбәкара этабы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы конкурсантлары тарафыннан 12 медаль һәм һөнәри осталыклары өчен 3 медаль яуланган.

29 оештыручы төбәкнең мәгариф оешмалары мәйданчыкларында һәм федераль технопаркларда 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау этабы узды. Анда 253 компетенциядә 6 меңнән артык конкурсант катнашты. Медицина блогында ярышлар Оренбургта, Төмәндә, Бирск шәһәрендә һәм Мәскәүдә узды.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чемпионатның төбәкара этабы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы конкурсантлары тарафыннан 12 медаль һәм һөнәри осталыклары өчен 3 медальон яуланган.

Алар арасында Түбән Кама медицина көллияте студенты Александра Сырцева бар. Ул алтын медальгә лаек булган. Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия укучысы Азалия Габдрахманова көмеш медаль яулаган. Алар икесе дә «Акушерлык эше» компетенциясендә катнашканнар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев