Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбәнкамалылар — өченче урында

Питрәчтә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиаллары журналистларының Сабантуе узды.

 Анда «Түбән Кама-информ» филиалыннан да бер төркем журналист катнашты һәм спорт ярышларында Түбән Кама данын яклады.

Узган ел беренче «Медиа Сабантуй» Сабада узган иде. Питрәчтәге быелгы Сабантуй журналистлар бәйрәменең традициягә әйләнүе турында сөйли. 
«Питрәч кайда, Питрәч кайда, 
— Питрәч Казан ягында...», 
— дигән мәгълүм җырны ишетмәгән татар кешесе юктыр. Ишетү — бер нәрсә, ә барып күрү бөтенләй икенче икән ул. Менә безгә дә күрергә, аның кунакчыл кешеләре белән очрашырга туры килде. Питрәчнең Казан янында урнашканын да белдек. Дөрес, азрак «адашып» йөрергә дә туры килде. Таныш түгел урын бит. Анысы да файдага гына булды. "Питрәч каласы«н аркылыгабуйга айкадык. Матур урыннарын күрдек... 

Кыскасы Сабантуй мәйданына без нәкъ бәйрәм башланыр вакытка килеп кердек. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков бу "Медиа Сабантуй«ның журналистларның бердәмлеге өчен һәм әлбәттә киләчәктә тагын да тырышыбрак эшләргә илһам, көч-куәт бирү өчен кирәклеге турында әйтте. 

Хуҗалар ягыннан бәйрәм кунакларын Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов котлады. Быел Сабантуйны Питрәчтә үткәрүнең тагын бер сәбәбе бар икән — җирле «Алга» газетасының чыга башлавына 90 ел тулган. Ике бәйрәмне бергә уздырганда аның кайтавазы озак елларга җитәчәк, әлбәттә. 

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова да кунакларны котлап, үзенең матур теләкләрен җиткерде. 

Авыл хезмәтчәннәре милли бәйрәмне язгы кыр эшләре төгәлләнгәч үткәрә. Чыннан да, бу — зур эшкә йомгак ясый торган җаваплы чор.

Ә менә журналистлар өчен иң җаваплы чор — газета-журналларга язылу. Редакцияләр чебешләрне көз көне түгел, нәкъ менә хәзер — язылу кампаниясе төгәлләнгәч саныйлар. Шуңа карап, нәтиҗә ясала. 

Шамил Садыйков, язылу кампаниясен уңышлы узган филиалларга "Татмедиа«ның Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында «Түбән Кама-информ» җитәкчесе Рамил Галиев та бар иде... 

Бәйрәмнең тантаналы рәсми мизгелләре тәмамлангач, күңел ачу, спорт ярышлары өлешенә күчтеләр. Сабантуй флагын күтәрү хокукы «Питрәч-информ» филиалы җитәкчесе Ольга Шәмсетдиновага бирелде.

Сабантуй нәрсәдән башлана? Милли бәйрәмебезнең кагыйдәләрен белгән кешеләр «Яулык җыюдан!» диярләр. Чыннан да, аннан башка Сабантуйны күз алдына да китереп булмый. Ул — бәйрәмнең аерылгысыз өлеше. Оештыручылар анысын да исәпкә алып, арбага җигелгән атта мәйдан тирәли әйләнеп, һәр филиал янына тукталып «бирнә» җыйдылар. Без — түбәнкамалылар да, матур теләкләребезне әйтеп, җырлап, көчле алкышлар астында, Сабантуй хөрмәтенә алдан әзерләп килгән бүләкләребезне тапшырдык. Бу урында тагын шунысын да искәртү урынлы булыр: милли көрәшнең баш батыры өчен тәкәне дә түбәнкамалылар алып килде. Әлбәттә, көрәшеп җиңәбез дә, тәкәне кире алып китәбез дигән максат куелмаган иде. 

Гомумән, түбәнкамалылар милли көрәштә катнашмады. Ә менә калган барлык уеннарда безнең журналистлар сынатмады. Шулай булмый соң, инде берничә атна дәвамында кат-кат әзерләнеп, төрле күнегүләр белән көчләрне ныгыткач, бәйрәм мәйданында гына сынатып торалармыни?! Кыскасы, түбәнкамалыларның җиңүгә ышанычлары зур иде. Аеруча аркан тартышу буенча команда беренчелегенә ярышларда активлык күрсәттеләр. Шуңадыр хатын-кызлар командасы бер филиалга да җиңәргә өмет калдырмыйча, беренче урынны яулады. Ир-егетләр командасы да сынатмады, ныклы икенче урынга лаек булды. 

Бәйрәмдә җыр-музыка тынып тормады. Махсус чакырылган артистлар да, шулай ук сәләтле журналистлар да чыгыш ясап, бәйрәм кунакларының күңелен күрделәр. Чыгыш ясаучылар арасында якташыбыз, танылган җырчы, нәфис сүз остасы, журналист, язучы Алмаз абый Хәмзин да бар иде. Ул узган елгы Сабантуйда да сәхнә тоткан артист буларак, микрофонын азга гына куеп торып, ял иткән арада: 

— Алмаз абый, афәрин! Син һәр Сабантуйда матур җырларың белән безне сөендерәсең, — дидем.
— Җырсыз, уен-көлкесез Сабантуй буламыни?! Каләмдәшләремнең, журналистларның күңелен күтәрә алсам мин бик шат. Аларга бәйрәм кәефе телим! — дип җавап бирде...

Санаулы вакытлар бик тиз уза икән. Көн кичкә авышкач, бәйрәмгә, ә тагын да дөресрәге, көне буе уздырылган ярышларга нәтиҗә ясар вакыт җитте. "Татмедиа«ның башкарма директоры, ярышларны оештыручы Нияз Гәрәев, филиаллар вәкилләрен сәхнә тирәли җыйгач, әлегә кадәр шаугөр килеп торган мәйдан берникадәр тынып калды. Табигый ки, бәйрәмнең иң җаваплы вакыты — җиңүчеләрне ачыклау. Һәм менә беренче исемнәр... 

Җиңүчеләрне сәхнә алдына чакырып бүләкләделәр. Һәр җиңүченең исеме яңгыраган саен хуплау, мактау авазларыннан мәйдан гөрләп торды. Җанатарларның авазлары киң мәйданга гына сыешмыйча, тирә-яктагы агачлар өстеннән еракларга яңгырады. 

Бу кыска гына язмада җиңүчеләрнең барысын да язып бетерү мөмкин тугел. Филиаллар арасында ярышларда катнашып активлык күрсәткән Түбән Кама командасы җиңүче өчлектә өченче урынны яулады. Бу — яхшы күрсәткеч! Өстәвенә, киләсе елга ярышларга дәрт бирергә стимул да әле. Яуланасы үрләр — беренче, икенче урыннарны алу максаты быелдан ук куелды. Әле Сабантуй тәмамланмаган, инде киләсе ел турында кайгырту башланган икән, димәк, күркәм традиция дәвам итәчәк. Бәйрәм киләсе елда да булыр, иншаллаһ. 

Һәм соңгы сүз итеп, тәкәнең язмышы турында әйтергә кирәк. Бәйрәмне башыннан алып ахырына кадәр «күзәткән» Түбән Кама тәкәсе мәйдан уртасында Сабантуйның баш батыры Илдар Хәсәнов (Мамадыш) иңнәренә күчте. Нихәл итмәк кирәк, димәк, ул аңа лаек... Афәрин! 

Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев