Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбәнкамалылар Лисичанск халкы өчен 500 дән артык китап җыйганнар

Түбән Кама халкы бүләк иткән әдәбият Лисичанскның мәдәни инфраструктурасын торгызуга зур өлеш кертәчәк.

22 июльдән 25 июльгә кадәр Габдулла Тукай исемендәге китапханәдә Луганск Халык Республикасындагы шефлыкка алынган Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләргә ярдәм итү өчен Түбән Камада «Бүләккә китап кабул итәбез» акциясе узды.

Шәһәр халкы бу чарага актив кушылды. Җыелган китаплар Луганск Халык Республикасының иң эре шәһәрләренең берсенең китапханә фондын формалаштыру өчен тапшырылачак.

Акция Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы инициативасы белән оештырылды. Түбән Кама халкы 4 көн дәвамында балалар һәм өлкәннәр өчен төрле жанрдагы китап китерде.

Түбән Кама халкы бүләк иткән әдәбият Лисичанскның мәдәни инфраструктурасын торгызуга зур өлеш кертәчәк. Комплектланган китапларны волонтерларга тапшырдылар, һәм тиздән алар ЛНР га җибәреләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев