Түбәнкамалы МХО катнашучылары өчен «Абилимпикс» чемпионатында җиңүче булды
Ул «Слесарьлык эше» компетенциясендә югары дәрәҗәдә әзерлек күрсәткән.
Түбән Камадан махсус хәрби операция ветераны Артур Барабанов МХО катнашучылары өчен һөнәри осталык буенча беренче «Абилимпикс» чемпионатында җиңүчеләрнең берсе булды.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, ул «Слесарьлык эше» компетенциясендә югары дәрәҗәдә әзерлек күрсәткән, моның өчен Казандагы тантанада бүләккә лаек булган.
2022 елда Артур Барабанов махсус хәрби операция урынына мобилизацияләнә. Бер елдан соң яралана, аяксыз кала, аның күрү һәм ишетү сәләте бозыла. Ир-ат озак дәвалана, тернәкләндерү уза. Артурны ярышларга Е.Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте мастеры Рафис Халиков әзерләде.
Барабановтан тыш, Түбән Камадан ярышларда Рихат Бәширов һәм Александр Ларионов катнашты, алар «Автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү» компетенциясендә ярыштылар.
Фото: t.me/radmirbelyaev
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев