Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбәнкамалы Марта Волкова юниорлар арасында армрестлинг буенча абсолют дөнья чемпионы булды

«Динамо» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче кыз 75 килограмм авырлык категориясендә яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Түбәнкамалы Марта Волкова армрестлинг буенча дөнья беренчелегендә «алтын дубль» ясады. Бу көннәрдә 23 яшькә кадәрге спортчылар арасында планетаның төп старты Болгариядә уза.

«Динамо» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче кыз 75 килограмм авырлык категориясендә яхшы нәтиҗә күрсәтте. Башта ул сул кул көрәшендә уңыш яулый, соңыннан инде уң кул ярышында да иң яхшысы була.

Моннан тыш, Марта Волкова шулай ук хатын-кызлар арасында да чыгыш ясаячак. Шулай булгач, безнең спортчы кыз туган шәһәренә дөнья чемпионкасы статусында әйләнеп кайтырга сәләтле.

Фото: ТР Спорт министрлыгы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев