Түбәнкамалы Анатолий Пучкин сугышчан казанышлары өчен Суворов медале белән бүләкләнде
Әлеге бүләк белән илнең оборона сәләтен ныгытуда аерым казанышлар билгеләп үтелә.
«Восток» группировкасының алгы сызыгында махсус хәрби операция барышында аеруча батырлык күрсәткән хәрбиләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында — Түбән Камада яшәүче Анатолий Пучкин, аның сугышчан юлы 2022 елның октябрендә башланган.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Радмир Беляев язганча, МХОда катнашу чорында Анатолий инде берничә югары бүләккә лаек булган: «МХО катнашучысына», II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», «Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен», II дәрәҗә «Батырлык өчен» медальләре, шулай ук «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләре.
Шушы көннәрдә бу бүләкләргә тагын бер — Суворов медале өстәлә. Әлеге бүләк белән илнең оборона сәләтен ныгытуда аерым казанышлар билгеләп үтелә.
«Безнең сугышчылар белән горурланабыз! Сау-сәламәт килеш һәм җиңү белән өйдә көтәбез!» — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.
Суворов медале Россия Федерациясе Президенты Указы белән гамәлгә куелган һәм хәрби хезмәткәрләргә Ватанны һәм Россиянең дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда күрсәткән батырлыклары өчен тапшырыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев