Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Каманың «Туган як» газетасына язылган Гүзәл Хәйруллина «ТАТМЕДИА»дан бүләк отты

Бүләкне иясенә «Туган як» газетасы редакциясендә тапшырдык.

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, 2024 елның беренче яртысы өчен республика районнарында чыгучы газетага һәм «ТАТМЕДИА» чыгаручы бер журналга язылучылар арасында призлар уйнату акциясе игълан иткән иде. Кыйммәтле бүләкләр арасында «Шифалы су-Ижминводы» санаториясенә юллама, телевизор, электр ипи пешергече, тузан суырткыч һәм башка бик яхшы призлар куелды.

«ТАТМЕДИА», әлеге конкурска йомгак ясап, бүләкләр откан язылучыларның исемнәрен игълан итте. Шунысы куанычлы, приз отучылар исемлегендә Түбән Камадан да бер язылучы бар. Гүзәл Дөлфәт кызы Хәйруллина «Туган як» газетасына һәм «ТАТМЕДИА» чыгара торган бер журналга язылып, электр ипи пешергече откан.

Бүләкне иясенә «Туган як» газетасы редакциясендә тапшырдык. Һәм, әлбәттә, Гүзәл ханымга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Газетага ул үзе дә, әти-әнисе дә ел саен языла икән. «Әти-әнием газетаны көтеп алалар, бер өтерен дә калдырмыйча яратып укыйлар. Гомумән, өлкән буын кешеләре күбрәк газета укуны хуп күрә. Мин 4 нче музыка мәктәбендә вокал укытам, шуңа күрә үземә мәдәният яңалыклары ошый», — диде ул. 

Гүзәл ханым узган ел конкурста катнашырга карар кылган. «Язылдым да, оныттым, дигәндәй, мин инде конкурс турында оныткан идем. Бервакыт телефоннан шалтыратып, электр ипи пешергече отуым турында әйттеләр. Сөендем инде, билгеле», — дип шатлыгы белән уртаклашты Гүзәл ханым. 

«Хәзерге яшьләр мәгълүматны интернеттан, күпчелек очракта, телефоннан ала. Миңа калса, басма мәгълүмат чаралары да әһәмиятләрен югалтмый әлегә. Үзем яраткан газетама тугрылыклы калам, һәр ел саен «Туган як» ка язылачакмын», — диде Гүзәл Дөлфәт кызы.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев