Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбән Камада «Поющая волна» вокаль фестивале узды

Түбән Камада үткәрелүче бу конкурска быел 8 яшь тулды.

Түбән Камада чираттагы «Поющая волна» вокаль фестивале узды. Анда төрле яшьтәге җырчылар бер сәхнәгә җыелды. 

Түбән Камада үткәрелүче бу конкурска быел 8 яшь тулды. Шул вакыт эчендә анда 2600 вокалист катнашты. Билгеле булганча, катнашучылар өчен чикләүләр юк. Иң мөһиме — җырга мәхәббәт, диләр оештыручылар.

«Безнең девиз: бәйгедә 5 тән 100 яшькә кадәр кешеләр катнаша ала. Бүгенге көндә дә шулай. Иң кечкенәләрдән алып олыларга кадәр төрле номинацияләрдә катнашалар, беркем беркемгә дә комачауламый. Барысы да йолдызга әйләнә», — дип билгеләп үтте «Поющая волна» фестивален оештыручы Олег Корнилов.

Иң яхшыларны берничә номинациядә сайладылар. Аларны составына профессиональ музыкантлар кергән жюри билгеләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев