Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбән Камада «Көзге уңышлар» бәйге-бәйрәме үтте

Аның инде 14 ел рәттән үткәрелүе.

Көзнең иң матур вакытында, без — «Берегеня» клубы, шәһәр пенсионерлары, «Мирас» мәдәният йорты админстрациясе ярдәмендә, «Көзге уңышлар» бәйгебәйрәме оештырдык. Аның инде 14 ел рәттән үткәрелүе. 

Быел 16 бакчачы язын утыртып, җәен су сибеп үстергән, ә инде көзен тәмам өлгереп җиткән, тәм кергән мул яшелчәләрен, җиләк-җимешләрен, чәчәкләрен күргәзмәгә китереп, чын-чынлап көзге бәйрәм оештырды. Күргәзмә елдан-ел тагын да мулрак, матуррак, бакчачыларның бай фантазияләренә сокландыра торган «Көзге могҗизага» әверелә. 

Күзнең явын ала торган кызыл, сары, аксыл помидорлар, алмалар, җиләкҗимешләр, кишерләр, гигант кабаклар, ташкабаклар, берничә сорт виноградлар һәм башка күптөрле ашамлыклар бер кешене дә битараф калдырмады.

Изге Иоанн Кронштадский храмының архирей ярдәмчесе хуҗалыгыннан катнашучы Елена Новоковская тезеп куйган чәчкәләр үзе бер күргәзмә булып торды: кечкенә хризантемалар, сирәк очрый торган роза — флорибунада, чәй розалары, төрле төстәге гортензияләр һәм санап бетергесез башка бик күптөрле чәчкәләр. 

Быел беренче мәртәбә катнашучылар байтак булды. Алар арасында Асия Лобашова барлык бакчасын китереп утырткан диярсең. Нәрсә генә юк: хәтта тавык йомыркасы да алып килгән. Ул аны болай аңлатты: тавык барын да ашый, чүпли, мондагы яшелчәләр белән мин аларны ашатам, алар ел әйләнәсе бик теләп йомырка салалар, дип шатланып сөйләде.

Гөлсинә Гафиятова, Мәйсәрә Нәфигина, Гөлия Кәримова, Әлфия Заһретдинова мул уңышларын беренче тапкыр күргәзмәгә куюлары булса да жюри тарафыннан лаеклы бәяләнде. 

14 ел дәверендә күргәзмәгә тугрылыклы булып, ел саен мул уңышларын тезеп куючулар аерата рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтелде. Үчкә авылыннан Флүзә Хәйруллина үзенең гигант кабаклары, ташкабаклары һәм башка яшелчәләре белән быел да жюри тарафыннан лаеклы бәяләнеп «Яшелчә могҗизасы» дипломы һәм приз белән бүләкләнде. Зилә Хөснетдинова ел саен актив катнаша һәм Диплом, призлар ала. 

Икенче ел катнашучы Гөлфия Шиһапова — үзенә бер ихтирамга лаеклы бакчачы. Аның өстәлендә нәрсә генә юк иде! Ремонтант сортлы бакча җиләге, ежевика, берничә төрле сортлы виноград, чәчәкләр, җимештән ясалган каклар һ.б. 

Алевтина Логунова төрле-төрле җимешләр, алардан ясалган каклар, эчлеге берничә төрле җимеш кушып пешерелгән һәм аны «Дары осени» («Көзге уңышлар») дип язып эшләнгән зур пирог белән тамашачының мәхәббәтен яулады.

Ни әйтсәң дә, көзнең яме — өстәлләрдә. Мин үзем оештырып, үткәреп кенә калмыйча, ел саен кулинария буенча катнашып, җыеп алган уңышлардан өстәл күрке булган пироглар, салатлар, башка төрле ризыклар әзерләү рецептлары тәкъдим итәм. 

Быел беренче мәртәбә «Змейка» салаты (Елан елы символы) — татарча алма пирогы әзерләдем. Аның рецептын язып алучылар да булды. Кишер кушып эшләнгән торт, хәтта чиядән ясалган вино да куйдым. Төрле яшелчәләр кушып эшләнгән икра һәммәсенә дә бик ошады. 

Биш кешедән торган жюри кыен хәлдә калды. Катнашучыларның берсен дә «Менә бу яхшы» дип аерып булмый иде. Шулай итеп, озак вакыт киңәшләшкәннән соң, жюри нәтиҗәгә килеп, «Җиңелүчеләр юк, бары җиңүчеләр генә» дип бәяләде. Барлык катнашучыларга Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Ә бүләкләрне һәм дипломнарны һәр елдагыча «Мирас» мәдәният йорты директоры Роза Хәсәнова әзерләде һәм тантаналы рәвештә зур залда тапшырды. Бәйрәмнең тагын бер өлешен сәнгать җитәкчесе Олег Корнилов бизәде. Ул сәгать ярымлык концерт оештырды. 

Бу бәйрәмебез истә калырлык, онытылмаслык булып үтте. Әлбәттә, соңыннан тәм-томнар белән чәй эчү дә булды.

Земфира Рәхимова, «Берегеня» клубы җитәкчесе.
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев