Түбән Кама ТИҮС рәисләре «Иң яхшы ишегалды» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Бүләкләү Мәскәүдә узды.
Түбән Камадагы Төзүчеләр бистәсенең ТИҮС рәисләре «Иң яхшы ишегалды» I Бөтенроссия конкурсында призлы урыннар яулады.
Гөлнара Шәрипова һәм Юлия Руденко «Ишегалды һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү» номинациясендә III дәрәҗә дипломнар алды, Әлфия Хөснетдинова — «Креатив киңлекләр» номинациясендә.
Бүләкләү Мәскәүдә узды, тантанада бөтен Россиядән 680 кеше катнашты. Конкурс ике этапта үткәрелде (читтән торып һәм урында). ТИҮС проектлары яшелләндерүгә, төзекләндерүгә һәм чәчәклекләргә багышланган иде.
Фото: T. me/ramilmullin
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев