Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама медицина көллияте студенты волонтерлык өчен премия лауреаты булды

Егет ирекле эшчәнлекне сәламәтлек саклауга багышлаган.

Түбән Кама медицина көллияте студенты Илнур Мөхәммәдиев волонтерлык премиясе лауреаты булды. Егет ирекле эшчәнлекне сәламәтлек саклауга багышлаган. 

Илнур гаилә династиясен дәвам итәргә була. Аның әти-әнисе дә медицинада эшли. Улы да алар эзеннән китә — тиздән ул медицина хезмәткәре булачак. Яраткан шөгыле дә бу өлкә белән бәйләнгән. Ике ел элек ул медицина волонтерларына кушыла.

Илнур дистәләгән волонтерлык чаралары һәм конкурсларында катнашкан. Хәзер аның казанышлары турында бөтен республика белә. Егет «Мәрхәмәтле Татарстан» премиясе лауреаты булды.

Премиягә йомгак икенче декабрьдә Казанда ясалачак.

Моңа кадәр без кәгазьләрне ни өчен ташларга ярамаганлыгы турында язган идек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X