Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама көрәшчеләре ТР чемпионатында бронза медаль яулады

Ярышларда республикабыз шәһәрләреннән һәм районнарыннан 41 команда көч сынашты.

«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүчеләрдән тупланган Түбән Кама командасы көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионатына барып кайтты. Бу хакта  «Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чемпионат узган ял көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда үткәрелеп, анда республикабыз шәһәрләреннән һәм районнарыннан 41 команда көч сынашты. 

Командалар беренчелегендә безнекеләр җиденче урынны алды. Узган елгы чемпионатта уникенче урынга төшкән булуыбызны искә төшерсәк, сизелерлек алга китеш бар, дип юанырга мөмкин. 

Моңа өч көрәшчебезнең шәхси беренчелектә призёрлар исемлегенә керә алулары нәтиҗәсендә ирешелде. Илсаф Сәйфуллин (70 кг), Вадим Демидов (103кг) һәм Константин Морозов (130 кг) өчесе дә үз авырлык үлчәүләрендә өченче урынны алып, бронза медальләргә лаек булдылар.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X