Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Афәрин!

Түбән Кама гаиләсе Татарстанны Бөтенроссия ГТО фестивалендә тәкъдим итәчәк

Казанда гаилә командалары арасында ГТО фестиваленең төбәк этабы узды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласына катнашу өчен Республиканың ун муниципаль берәмлегеннән командалар килде. Алар ГТО комплексының мәҗбүри нормативлары исемлегенә кергән алты сынау үтте.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча Түбән Камадан Сафиннар гаиләсе җиңүче булды. Хәзер аларга гаилә командалары арасында Бөтенроссия фестивалендә Татарстан Республикасын тәкъдим итәргә туры киләчәк. Ул быел август аенда Томск шәһәрендә узачак.

Фото: ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев