Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

Түбән Кама егетләрен диверсантлардан чикне саклаган өчен медальләр белән бүләкләделәр

Армия хезмәте вакытында алар үзләрен кыю һәм батыр итеп күрсәткәннәр.

Кичә Түбән Кама районының күп кенә гаиләләре өчен мөһим көн булды: 78 яшь егет армиягә китте. Тантаналы озатуда бик күп туганнар һәм якыннар катнашты.

Тантанада күптән түгел генә армиядән хезмәт итеп кайткан егетләр дә бар иде. Армия хезмәте вакытында алар үзләрен кыю һәм батыр итеп күрсәткәннәр. Тугыз егет-проивотанкист Брянск өлкәсе чигендә хезмәт иткән, диверсия төркемнәреннән чикләрне саклаган, моның өчен Россия Оборона министрлыгы боерыгы белән медальләр белән бүләкләнгәннәр.

«Алар үз медальләрен хәрби бурычларын үрнәк итеп үтәгән өчен алдылар. Бу безнең Түбән Кама егетләренең яхшы хезмәткә әзер булулары һәм өлкән иптәшләренең данлы традицияләрен дәвам итүләре турында сөйли», — дип ассызыклады Түбән Кама һәм Түбән Кама районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков.

Егетләр Казанга киттеләр, анда алар төрле гаскәрләргә бүленәчәк. Кемдер чикне саклаячак, кемдер оста итеп танк белән идарә итәргә өйрәнәчәк, кемдер Росгвардиягә яки, мәсәлән, элемтә гаскәрләренә эләгәчәк. Язгы чакырылыш компаниясенә Россия Кораллы Көчләре сафларына 250 дән артык түбәнкамалы юл тотачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев