Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Афәрин!

ТР Дәүләт Советында Түбән Кама рәссамы Илдус Мортазинның картиналар күргәзмәсе ачылды

Анда рәссамның «Батырлар. Татарстан Геройлары» циклыннан картиналары урнаштырылган.

ТР Дәүләт Советында күренекле шәһәрдәшебез, танылган рәссам, РФ һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, Халыкара сәнгать ассоциациясе әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Мәскәү гуманитар-икътисад институтының Түбән Кама филиалы дизайн кафедрасы өлкән укытучысы Илдус Хаҗи улы Мортазинның картиналар күргәзмәсе ачылды. 

Анда рәссамның «Батырлар. Татарстан Геройлары» циклыннан картиналары урнаштырылган. «Якташ геройларның минем иҗатым белән кызыксынуы һәм күргәзмәне каравы минем өчен зур мәртәбә. Экспозициядә нәкъ менә аларга багышланган картиналарым тәкъдим ителде. Шуңа күрә ул «Батырлар. Геройлар вакыты» дип атала да инде», — ди Илдус Мортазин. 

Күргәзмәне караганда, әйтерсең вакыт порталы ачылып, Ватанны саклаучы бөтен көч, гасырлар тирәнлегеннән хәзерге заманга кайткан кебек хис калдыра. «Иңгә иң торып» картинасы да шулай ук бу темага якын.

Әйтүләренчә, күргәзмәдәге картиналар геройларның үзләренә дә бик ошаган. «Аларга үз исемемнән рәхмәт белдерәм һәм Россия файдасына барлык яңа идеяләрне тормышка ашыруларын телим», — ди рәссам Илдус Хаҗи улы. 

Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев